Хәрби операциядә санитар машина йөртүче якташыбыз: «Медицина ротасы – минем гаиләм кебек»
МХОдагы тормышы турында сөйли.
“Атлар – минем йөрәгемдә аерым урын алып тора. Ат спорты белән мәктәп елларыннан шөгыльләнәм, ат чабышларында катнаша идем, район Сабантуйларында призлы урыннар яуладым. Бу мәхәббәт миңа әтидән калды, ул хайваннар бик яратты”, - дип сөйли махсус хәрби операция сугышчысы Илдар әтисе – Мөнир Мөдәрисович турында.
Әтисе аның фермада эшләгән, тырышкан, җаваплылык хисен югалтмаган. Ике бала – Илдар белән Гөлиягә дә шундый тәрбия биргән. Мөнир абый 2021 елда бакыйлыкка күчә.
Мөнир абый белән хатыны – Әминә апа Димитровград шәһәрендә яшәгәннәр. Элек ул шәһәр Ульяновск өлкәсендә Мәләкәс дип йөртелгән.
Илдар 1981 елда әлеге шәһәрдә туа. Аннары әтисе белән әнисе Шөгергә кайтып урнашалар. Илдар авыл малайларына хас булганча, эш-хезмәт белән үсә, шук та була. Мәктәпне тәмамлагач, машина йөртүче-тракторчы белгечлеге ала.
Армиядә мотоукчы гаскәрләрендә хезмәт итә. Армия хезмәте аңа физик әзерлеккә дә көч бирә.
Хәрби операциягә киткәнче, “Ашыгыч ярдәм” машинасында шофер булып эшли. 2023 елда Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, алгы сызыкка юнәлә. Ул бүген рядовой званиесендә санитар машина йөртүче булып хезмәт итә. “СИМ” позывное ала.
«Мин хезмәттәшләремә рәхмәтлемен, туган көнгә алар акча җыйдылар, счетка җибәрделәр – миңа бүләк ясадылар. Онытмауларын аңлау бик күңелле", - дип сөйли хәрби.
Әйе, Илдарның хезмәттәшләре санитар машина йөртүченең фронттагы авырлыгын һәм җаваплылыгын аңлыйлар: еш кына тәүлек буе рульдә булып, яралыларны һәм авыруларны госпитальгә китерергә туры килә.
«Арыганлыктан руль артында йоклап китмәс өчен, мин тәмәке артыннан тәмәке пыскытырга мәҗбүр булам. Бер тапкыр бер хәрби төнлә чокырга төшеп, яраланды, сынулар да булды. Аны 30 чакрым ераклыктагы госпитальгә алып барырга туры килде, анда кабул итмәделәр, икенче госпитальгә илтү өчен тагын 50 чакрым сикәлтәле юл аша барырга туры килде», - дип сөйли Илдар.
Яралыларны төрле госпитальләргә кадәр эвакуацияләү – аның төп бурычы. Ул хезмәт итә торган госпитальдә, табель буенча, 50 урынлык, әмма бер үк вакытта 120 дән артык та кеше булган, идәндә, носилкаларда йоклаганнар. Илдарның үзенә идәндә йокларга туры килгән.
Ул Казанда курслар тәмамлаган, шуңа күрә кирәк булганда беренче ярдәм күрсәтә ала: сынганда жгут яки шина сала, бәйли, ясалма сулыш ясый ала.
2024 елның февралендә Илдар «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләнде. Күптән түгел – февраль аенда чираттагы ялында булып китте. Бу аның өченче ялы.
Без аңа хәрби операциядән исән-имин әйләнеп кайтуын, кайткач, үз насыйп ярын очратып, тормыш коруын телибез. Киләчәктә үз хыялын да тормышка ашырыр әле: спорт атлары үрчетү белән шөгыльләнәчәк.
Ильмира Гареева материалы буенча.
фото: хәрбинең архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев