1 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Бер казанлы Яңа елда күзсез кала язган
Фаҗигале очрак Казанның "Әкият" курчак театры янындагы Бозлы шәһәрчектә була. Биредә Яңа елны каршы алганда 23 яшьлек егет пиротехник эшләнмәне һавага җибәрергә уйлый. Ләкин ул иминлек кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле, травма ала - аның күзенә зыян килә. Егетне тиз арада Республика клиник офтальмология больницасына озаталар. Анда зыян күрүчегә кирәкле ярдәм күрсәтелә.
-
34 градус ук салкынайтми икән
Якын көннәрдә салкын һава торышы сакланачак, тик алдан хәбәр иткәнчә, -34 кә чаклы ук салкынайтми икән. Иң салкын көндә -25 градус булачак, дип хәбәр итә синоптиклар. 2 гыйнварда Татарстанда көндез -16-21, төнлә - 22-27 булыр, дип көтелә. 3 гыйнварда көндез -14-19, төнлә -18-23 . 4 гыйнварда көндез -10-15, төнлә -...
-
Яңа ел төнендә ике бала янып үлгән
Бу хәл Красноярск өлкәсендә, 1 гыйнварга каршы төндә була. Яңа елны каршы алганнан соң әти-әниләре төнгелеккә чыршыдагы гирлянданы яндырып калдыра. Кыска ялганыш килеп чыгып, ут чыга. Әни кеше тәрәзәдән сикерә, ата ишектән чыга ала. Ә 7 яшьлек 11 айлык балаларны фатирга килгән янгын сүндерүчеләр табып алалар, тик балалар ис газыннан...
-
Кышкы каникул вакытында Боз сараена шуарга килегез
2-10 гыйнвар көннәрендә бирегә килеп тимераякта шуарга мөмкин. Эш вакыты- 14.00-16.00 һәм 18.00-21.00 сәгатьләрдә. Белешмәләр өчен телефон: 2-02-42
-
Бәрәңгеле – сырлы голубцы
Бер баш кәбестәгә 700-800 г бәрәңге, 2 баш суган, 100 г уылган каты сыр, 1\3 стакан сөт, 4 аш кашыгы үсемлек мае, борыч, тоз, ә соус өчен 1 стакан каймак, 1 аш кашыгы он, борыч, тоз кирәк. Соус: каймакка он, тоз, борыч кушып болгатыгыз һәм салмак утта бер минут чамасы...
-
Штрафны ташлама белән түләргә мөмкин
Бүгеннән - 1 гыйнвардан гамәлгә кергән яңа закон нигезендә, ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләсәң, 50 процент ташлама каралган. 20 көн юл йөрү кагыйдәсен бозу турында карар кабул ителгән вакыттан санала. Әлеге ташлама белән исерек килеш руль артына утыручылар,кызыл светофорда узып китүчеләр, тизлекне 40 км/сәг аттыручылар, юл йөрү кагыйдәсен еш...