Премьер-министр – Лениногорскида
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Лениногорск муниципаль район Советы утырышында катнашты.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов муниципаль районның 2012 елдагы социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2013 елга бурычлары турында чыгыш ясады.
Сессиягә кадәр Премьер-министр берничә объектта: "Агропак-Татарстан" җәмгыятендә, Балалар йортында һәм нефть техникумында булды.
Л. Билалова һәм Л.Габитова фотолары