1 март 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида "Созвездие-Йолдызлык - 2016" фестиваленың зона туры башланды (фотолар)
Шәһәребез Мәдәният сараенда узучы әлеге чара ике көн дәвам итәчәк. Бүген иртәдән зур-зур автобусларда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Уруссу, Ютазы һәм үзебезнең районнан балалар агылды. Традиция буенча, иҗади ярыш өч номинациядә оештырыла: вокал, хореография һәм конферанс, ягъни - нәфис сүз. Анда 5 яшьтән алып 21 яшькәчә булган иҗат сөючеләр катнашачак. Иң-иңнәре...
-
Якташыбыз медаль белән бүләкләнгән
Ул - тумышы белән Лениногорск районыннан булган тарих фәннәре докторы, профессор Рамил Миргасыйм улы Вәлиев. Татар халкы тарихын үстерүгә һәм популярлаштыруга зур өлеш кертүе, нәтиҗәле фәнни-педагогик эшчәнлеге өчен ул Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Котлыйбыз!
-
Кичә - 29 февраль көнне Лениногорскида ике бала туган
Дүрт елга бер тапкыр килә торган 29 февраль көнне Лениногорск шәһәренең балалар тудыру йортында ике кыз бала дөньяга килгән. Берсенең авырлыгы- 3.250, икенчесенеке - 3.450. Алар Сәхәбетдиновлар һәм Гаффаровлар гаиләсендә беренче бала.
-
1 март - Песиләр көне уңаеннан гыйбрәтле язма укыгыз
Песиләр дә елады Иркәләп-сыйпап, алар өчен махсус ашарга пешерүче апаларын песиләр дә соңгы юлга елап озатты. Бик күп еллар аралашып яшәдек без Тамара Шиһапова белән. Аның моңлы күзләренә, сабырлыгына, ярдәмчел булуына бөтен кеше соклана иде. Өе тирәсенә җыелган песиләр өчен базардан тавык фаршы алып кайтып, көн дә ботка пешереп, махсус...
-
Президентның гомер бәйрәме: кызлардан үзгә бүләк (+видео)
Бүген татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 59 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан YouTube сервисында бер минутлык видеоролик пәйда булды. Әлеге видеода милли киемнәр кигән дүрт кыз Рөстәм Миңнехановның туган көне уңаеннан җыр башкара. Хәзерге вакытта әлеге үзгә котлауны социаль челтәрләр аша караучылар саны меңәрләп арта.
-
Шөгердә кышны озатырга җыеналар (бәйрәмнең программасы)
Бәйрәм 6 мартта Шөгер авыл җирлегендә - стадионда узачак. Сәгать 10 да башлана Программада -ярышлар; -үзешчән артистлар чыгышы; -чәй эчү.
-
Мәктәп укучысы алдарларга 2,3 миллион сумлык бизәнү әйберләрен биргән
Бу хакта 26 февральдә Казандагы бер полиция бүлегенә 47 яшьлек хатын-кыздан гариза кергәч билгеле була. Аның сүзләренчә, алдагы көндә чегәннәрне хәтерләткән ике билгесез кеше, аның балигъ булмаган кызына бозымнан котылырга тәкъдим ясый. Шуңа ышанган 16 яшьлек кыз бала кырыгалдарларга 2,3 миллион сумга якын бәяләнүче зәркән бизәнү әйберләре алып чыгып бирә....
-
Язның беренче көне белән сезне, лениногорскилылар!