1 апрель 2016 яңалыклары
-
Иске Иштирәк кызы Казаннан III урын алып кайтты
Җиденче сыйныф укучысы Чулпан Талипова укытучысы Мөнирә Хаҗипова белән Казанда булып кайткан. Алар анда Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган республикакүләм конференциядә катнашкан. Чулпан "Мөхәммәт Мәһдиевның "Фронтовиклар" романында тел-стиль үзенчәлекләре" темасына фәнни-эзләнү эше белән чыгыш ясап, өченче урынга лаек булган. Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырганнар. Коференция Фатыйха Аитова исемендәге кызлар гимназиясендә узган,...
-
Ишеттегезме, Илфак Шиһапов өйләнә
Продюсер Илфак Шиһаповның яңадан гаилә корырга җыена. Аның белән шул хакта җәһәт әңгәмә корып алдык. - Илфак әфәнде, сезнең яңадан өйләнергә җыюнуыгыз турында хәбәрләр дөресме? - Дөрес. - Әле Илсөя Бәдретдинова белән аерылышканыгызга да бик озак вакыт үтмәде, ашыгу түгелме бу? Яңа гаилә кору турында җитди уйландыгызмы? - Әлбәттә. Ашыгу...
-
Бәрәңге пәрәмәче пешерәбез
Әрчеп бәрәңге пешерергә, суын агызып, ак май, 2-3 йомырка сытып изәргә. Камыр өчен : 0,5 кг он, ярты пачка маргарин, калак очында сода, су. Камырны баскач, кечкенә түгәрәк җәемнәр җәясең, читләрен бөреп шуңа әзер бәрәңге боламыгын саласың. Майлы табага тезеп духовкада кызарганчы пешерәсең. Өстәлгә ак май сөртеп чыгарасың.
-
Апрель аена йолдызлар фаразы
Апрель аенда барлык йолдызлыкларга да уяу булырга, бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска, яңа идеяләрне вакытында тормышка ашырырга, кыскасы, тимерне кызу чагында сугып калырга киңәш ителә. Кучкар. Иҗади мөмкинлекләрегезне яшермәгез, чөнки алар сезне бу айда яхшы керем белән сөендерергә мөмкин. Ялгыз кучкарлар җитди булмаган мөнәсәбәтләр белән мавыгачак. Сәламәтлеккә ныграк игътибар бирегез....
-
Россия бүгеннән бензин һәм дизель ягулыгына акцизларны арттырды
1 апрельдән Россиядә бензин һәм дизель ягулыгына акцизлар артты. Акцизның бензинга -2, ә дизель ягулыгына 1 сумга артуы федераль бюджетка 2016 елда 89,3 миллион сум акча китерәчәк. Ә бензин бәясе РФ Финанс министрлыгы исәпләүләре буенча 5 %ка кыйммәтләнәчәк. http://intertat.ru/
-
Лениногорскида ишегалды халык дружиналары оеша башлады
Шәһәр микрорайоннарында ишегалды дружиначыларын оештыру буенча очрашулар уза. Күптән түгел ул 6нчы ТОС һәм 3нче полиция посты базасында - Вахитов урамы, 5 нче йорт районы халкы өчен үтте. Халык белән шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова очрашып, шәһәр кварталларында тәртип булсын өчен ишегалларында оештырылган дружиначыларның мөһимлеген аңлатты. Предприятие һәм оешма вәкилләреннән...
-
Язгы хәрби чакырылыш старт алды
Бүген, 1 апрельдә, Россиядәт язгы хәрби чакырылыш башланды. Язгы чакырылыш вакытында илнең 155 мең егете армиягә алыначак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин имзалаган фәрманда әйтелә. Язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итә. Шул вакыт эчендә армиядә булмаган 18-27 яшьлек Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә алу каралган. Егетләр...
-
Машинасын тиешсез урынга куйган лениногорскилыларга штраф салачаклар
Һәр йорт янында машинасын тиешсез урынга куеп, башкаларга комачаулык тудыручы машина хуҗалары бар. Белеп торыгыз андыйларга штраф каралган. "Лениногорск шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләре" буенча, квартал эчендәге юлларны ябып куйган өчен, штраф күләме аерым кешеләргә 2 меңнән 3 мең ярымгача, вазифаи затлар һәм шәхси эшмәкәрләргә 15 меңнән 30 меңгәчә, юридик затларга 200...
-
Елмаеп алыгыз! Бүген 1 апрель.
Әнисе: - Улым, инде сәгать ун тулды, ә син һаман йокламыйсың. Әтиең эштән кайтып керсә нәрсә дияр? Улы: - "Хатын, ашарга нәрсә бар?" - диячәк. ---------------------------------------------- Начальнигы - кул астында эшләүчегә: - Карале, сиңа нәрсә булды? Карап торышка тыяна гына ир кеше идең кебек, көтмәгәндә-уйламаганда колагыңа алка тагып йөри башладың....
-
Үги кызын мыскыллап яшәгән Татарстан азгынын утырттылар
Татарстанда җирле ир-ат кече яшьтәге кызга карата җенси характердагы гамәлләр кылуда гаепле дип табылды. Тикшерү органнары тарафыннан тупланган дәлилләрне суд та җитәрлек, дип тапты. Шулай итеп, 52 яшьлек Владимир Андроновка карата хөкем карары чыгарылды. Ул РФ Җинаять кодексының 132 нче маддәсе 4 нче бүлеге "б" пунктына (14 яше тулмаган шәхескә...
-
Көлке көне белән!
1 апрель - Көлке көне. Рәхәтләнеп көлегез, чөнки көлү гомерне озайта!