1 июнь 2015 яңалыклары
-
Лениногорскида 5 июньгә һава торышы
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, 5 июнь көнне болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр явуы ихтимал. Көндез температура +22, төнлә +18 градуска кадәр җылы булачак. 6 июнь көнне, шулай ук болытлы һава торышы. Урыны белән яңгыр булуы ихтимал. Көндез температура +15, төнлә +15 градуска кадәр җылы...
-
Шөгер мәктәбе укучылары сабантуй уздырды
Сез әле сабантуйны көтеп кенә ятасыздыр, әзерләнәсездер. Ә менә безнең В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлары майның кояшлы матур бер көнендә кечкенә сабантуй бәйрәмен гөрләтеп уздырып та куйдылар. Башлангыч сыйныф укучылары өчен бу бәйрәмне Иске Шөгер мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәл Рәхимова, сәнгать җитәкчесе Зарина Хәмидуллина искиткеч күңелле, мавыктыргыч итеп...
-
"Мәрхәмәтле йөрәк"ле Никифоровлар
Лениногорск шәһәреннән Никифоровлар гаиләсе "Идел буеның уңышлы гаиләсе-2015" округ фестиваль-бәйгесендә Татарстанны тәкъдим итәчәк. Әлфия һәм Валерий Никифоровлар ятим балаларны тәрбиягә алган гаиләләрне данлаучы "Мәрхәмәтле йөрәк" номинациясендә чыгыш ясаячак. "Идел буеның уңышлы гаиләсе" бәйгесе Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич тәкъдиме белән, җәмгыятьтә гаиләнең абруен күтәрү, гаилә...