1 июль 2017 яңалыклары
-
Район Сабан туенда татар атлары токымы да катнашты (+ фотолар)
Сабантуйда ат чабышларында 40тан артык ат җитезлекләрен сынады. Безнең районнан тыш, Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Самара, Башкортстан якларыннан да чабышкылар бар иде. Быелгы район Сабан туенда татар атлары токымы да катнашты. Кайсы төркемдә кемнәр җиңүче булганын "Заман сулышы"ның алдагы санында укыгыз. Розалия Мостафина фотолары
-
Лениногорск Сабан туенда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен, хуҗалык җитәкчеләрен бүләкләделәр (ФОТОЛАР)
Сабантуй бәйрәме - авыл хуҗалыгы алдынгыларына рәхмәт әйтү, аларны зурлау бәйрәме ул. Лениногорск районы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен, җитәкчеләрен Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов, Россельхознадзор идарәсенең республика буенча җитәкчесе Нурислам Хәбипов, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов котлады. Шәхси хуҗалыкларында 4 баш һәм аннан күбрәк сыер...
-
Авыл Сабан туйлары көнне нинди һава торышы көтелә?
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге республикада һава шартларының бозылуы хакында кисәтә. 2 июль төнендә һәм көндезен Татарстанда урыны-урыны белән яшен көтелә. Шулай ук, көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 15-20 метрга җитүче көчле җил, көндезен урыны-урыны белән боз яварга мөмкин. http://www.bugulma-tat.ru
-
Лениногорск Сабантуенда бәйрәм итәргә яңгыр да комачауламады (ФОТОЛАР)
Лениногорск Сабан туе быел яңгырлы, салкынча булуы белән истә калыр, мөгаен. Халык матур киемнәрен киеп чыгып, соңыннан бераз пычранды, юешләнде инде. Кояш бәйрәм тәмамлангач кына күренде. Сабантуйның ачылу тантанасы бик матур, милли рухта узды. Театральләштерелгән өлешкә "Казан" җыр һәм бию ансамбле, "Сәлам" фольклор ансамбле чыгышы да кушылуы ямьле, үзенчәлекле күренеш...
-
Әлеге минутларда Лениногорскида районкүләм Сабан туе гөрли (фотолар)
Зөмәрә Шәрәпова фотолары
-
Якташыбыз Айрат Шәйхлисламовтан Сабан туена өр-яңа җыр!
шушы сылтама аша кереп тыңлый аласыз: https://vk.com/shugurairat
-
Сабантуйлары белән сезне, дуслар! (ВИДЕО)
-
Бәкер авылында гомер итүче Әнисә Гамированы Туган көне белән котлыйбыз! (ВИДЕО)
-
Сабантуйлар белән котлыйбыз, сезне мәйданда көтеп калабыз
Бәйрәм программасы Үткәрелү вакыты: 1 июль 2017 ел Үткәрелү урыны: Сабантуй мәйданы 10:00 - "Сабантуй - Татарстанның энҗесе" дип исемләнгән театралләштерелгән тамаша 10:30 - Леиногорск муниципаль районы, Лениногорск шәһәре мэры Р.Г.Хөсәинов һәм бәйрәм кунаклары котлавы 10:40 - Лениногорск районының авыл хуҗалыкларының алдынгыларын тәбрикләү 11:00 - Татарстан республикасы артистлары - "Казан"...
-
Куакбаш Сабан туенда Рафаэль һәм Динә Латыйповлар җырлаячак
Куакбаш авылында Сабан туе 2 июльдә булачак. 10.00 сәгатьтә башлана. Быел әлеге авыл Сабан туенда Татарстанның атказанган артистлары Рафаэль һәм Динә Латыйповлар үзләренең иҗат төркемнәре белән катнашачак, әлбәттә инде, иң матур җырларын бүләк итәчәкләр. Барлык авылдашларын Сабан туена көтеп калалар.
-
Кечкенә Әмиргә ярдәм кирәк
Амир родился 15 мая 2014 года и стал вторым ребенком в семье Марата и Виктории Низамовых. Во время беременности у него не были обнаружены какие-либо патологии, однако при рождении выяснилось, что мальчик не имеет слуховых проходов, у него деформирована ушная раковина справа и отсутствует ушная раковина слева. Объездив главные клиники...
-
"Витамин" салаты ясыйбыз
Кирәк булачак: 1 кишер, 1 алма, йөзем. шикәр комы, корица, каймак. Кишерне эре угычтан чыгартабыз. Алма вак шакмаклап турала. Кишер белән алма янына кирәгенчә йөзем кушабыз. Заправка өчен каймакка шикәр комы белән корица кушарга кирәк. Салат ашар алдыннан бутала. https://vk.com/tatarshlari
-
Сарабиккол Сабан туена Рифат Зарипов чакырылган
Сарабикколда милли бәйрәмебез 1 июльдә узачак, 13.00 сәгатьтә башлана, Рифат Зарипов төркеме чыгыш ясаячак.