1 июль 2020 яңалыклары
-
1827нче сайлау участогына районыбыздагы кечкенә авыллар керә
Подлесный бистәсендә урнашкан 1827нче сайлау участогына районның кечкенә авылларында яшәүчеләр: Воздвиженка, Югары һәм Түбән Каран, Дурасово, Восход, Савочкинодагы сайлаучылар да монда керә.
-
Салават Миңнеханов белән Гүзәлем икенче бәби көтәме?
Салават гаилә белән төшкән фото янына серле итеп язып куйган. «Без өчебез өч төрле ел фасылында туганбыз икән. Мин көз көне, Гүзәлем җәй көне, Мәдинәбез кыш көне. Миңа калса, монда яз җитми. Килешәсезме?» — дип язган җырчы.
-
Татарстан Иҗтимагый палатасы: Тавыш бирү урыннарында 16,5 мең күзәтүче эшли
Татарстан иҗтимагый палатасы төзәтмәләр буенча тавыш бирү участокларына 16,5 мең күзәтүче җибәргән. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Гомумроссия тавыш бирүләренең Республика матбугат үзәгендә белдерде.
-
Лениногорск сайлау участокларында саклык чаралары үтәлә (фотолар)
Бүген, 1 июльдә РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең төп көнендә Лениногорск шәһәрендә - 23, районда 32 сайлау комиссиясе эшли.
-
Лениногорскилы Мөслимә Муллагалиева: “Балалар, оныкларның киләчәге өчен тавыш бирергә килдем"
Шәһәрдәге 1804нче сайлау участогы шәһәрнең 8нче мәктәбендә урнашкан. Участок сайлау комиссиясе рәисе Шамил Әхмәтов әйтүенчә, төшкә кадәр халык активлык күрсәткән.
-
Политолог: Яңартылган Конституция республиканың тарихын һәм үзенчәлеген яклый
Россия политологы Марат Бәширов РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү нәтиҗәсендә милли республикаларның статусы теркәләчәк, ә аларның мәдәнияте һәм тарихы якланачак дип белдерде. Бу хакта ул Гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә видеоэлемтә аша сөйләде.
-
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе тавыш бирде
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе прописка урыны буенча үз участогына тавыш бирергә килде. Керү юлында ул теркәлү адресын атады, ә аннары аңа шәхси саклану чараларын тәкъдим иттеләр һәм температурасын үлчәделәр. Шуннан соң ул, дистанцияне үтәп, паспортны ачып күрсәтте, бюллетень алды һәм тавыш бирү өчен кабинага юнәлде.
-
Дилә Нигъмәтуллина гаиләсенә зур кайгы килгән
Танылган җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның гаиләсендә зур кайгы - Диләнең әбисе якты дөнья белән хушлашкан.
-
Районда 12.00 сәгатькә 80 процентка якын кеше тавыш биргән
Лениногорскилылар бүген РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирә.
-
Гыйльметдинов: Конституциягә төзәтмәләр - ул традицияләрне, мәдәниятне, телне саклау
Россия Конституциясенә төзәтмәләрнең һәр пункты гражданнарның социаль хокукларын яклауга, дәүләт идарәсен камилләштерүгә кагыла. Бүген тавыш бирүдә катнашкан Россия Дәүләт Думасында Татарстан депутаты Илдар Гыйльметдинов шундый фикер белдерде.
-
Минтимер Шәймиев Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирде
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Конституциягә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләләре буенча тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Лениногорскилы Алсу Бадыйкова: «Беренче тапкыр тавыш бирәм, бераз дулкынланам»
Бүген яшь, беренче тапкыр тавыш бирүчеләр өчен дулкынландыргыч көн. Лениногорскилы Алcу Бадыйкова өчен дә шулай.
-
Татарстанда бүген 40 яңа COVID-19 очрагы расланган
Авыручыларның барысы да контакт нәтиҗәсендә.
-
Зәй-Каратайның өлкән кешесе Зөфәр Әхмәтҗанов тавыш бирде
Зәй -Каратай авылында Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү участогына иртүк авылның өлкән кешесе Зөфәр Әхмәтҗанов килде.
-
1 июльдән үзгәрешләр кертелә
Безнең илдә елына ике тапкыр – гадәттә, гыйнварда һәм июльдә – яңа законнар, кагыйдәләр, үзгәрешләр үз көченә керә. Бу ел да калганнардан аерылмый: 1 июльдән күп кенә законнар эшли башлаячак.