1 август 2014 яңалыклары
-
Лениногорскида Иван Панинны хөрмәтләделәр
Шушы көннәрдә чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр ярыш буенча федерация рәисе Әнәс Вәлиев олимпия уеннарында катнашкан Иван Панинга чәчәк, истәлекле бүләк һәм Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Аның Сочида узган Олимпиадада катнашуын искә алып, киләчәктә уңышлар теләде. Иван Панин бүгенге көндә Россия командасыннан тыш, шәхси...
-
Лениногорскилылар футбол буенча республика чемпионатында катнашты
Июль ае дәвамында безнең ике футбол командасы (кызлар һәм егетләр) футбол буенча республика чемпионатында катнашты. Егетләр икенче лигада катнашты, анда республикадан 12 команда көч сынашты. Алар подгруппаларда өченче урын алды һәм финалга чыкмый калды. Кызлар Казан, Яр Чаллы, Әлмәт командалары белән көч сынашты һәм дүртенче урын алды.
-
Лениногорск тире-венерология диспансеры юбилеен билгеләп үтте
Лениногорск тире-венерология диспансеры Мәдәният сараенда 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмгә шунда эшләүчеләр, ветераннар җыелган иде. Тантанада шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов та катнашып, хастаханәнең ярты гасырлык юбилее белән котлады. Казаннан республика тире-венерология диспансеры баш табибы урынбасары Гүзәл Вафина һәм профсоюз рәисе Светлана Белоног, Әлмәт, Бөгелмә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел...