1 август 2016 яңалыклары
-
Яңа Иштирәктән Зыятдиновлар “Заман сулышы” бүләгенә шат
"Заман сулышы" газеты редакциясе уйнаткан бүләкләрне әкрен генә хуҗалары алып китә тора. Менә бүген дә Яңа Иштирәктән Рәдис һәм Әнисә Зыятдиновлар гаиләсе килде. -Газетны "Ильич васыятьләре" чагыннан ук беләбез һәм бик яратып укыйбыз. Бигрәк тә авыл тормышы, анда язылган танышларны күреп сөенәбез, - ди алар. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки...
-
Лениногорскида ремонттан соң түбән күллекнең ачылу вакыты билгеле
Түбән күллек 5 август 14.00 сәгать тирәсендә ачылачак. Кунакка республикадан да вәкилләр килүе көтелә.
-
Лениногорскида шәһәр көненең кайда үтәчәге билгеле булды
Республика һәм шәһәр көненә багышланган чаралар быел "Юбилейный" паркында үтә. Бу турыда атналык планеркада район башлыгы Рәгать Хөсәенов хәбәр итте.
-
"Бәкер"дә "Бал бәйрәме" узган (фотолар)
Кичә "Бәкер" шифаханәсендә "Бал бәйрәме" булган. Социаль челтәрләрдә пәйда булган фотолардан күренгәнчә, ул, гадәттәгечә, бик күңелле узган. Балның төрле сортларыннан күргәзмә оештырылган. Оттырышсыз лоторея уйнатылган. Әлбәттә, шифаханәнең талантлары үзләренең дәртле җыр-биюләрен бүләк иткән. Бәйрәмгә килүчеләр бик теләп төрле уеннарда катнашкан. Һәркем яңа пешкән кайнар коймак белән чәй эчкән. Молодцы!!!
-
Бүгеннән пенсияләр арта
Шулай да бик күп өстәмәгә өметләнергә кирәкми. 1 августтан эшли торган пенсионерларның пенсияләре арта. Пенсия фонды исәпләвенчә, быел бер пенсия коэффициентының 74 сум 27 тиен булуын исәпкә алсак, ул 222 сум 81 тиен килеп чыга. Әлеге максималь өстәмәләр хезмәт хаклары аена 20 мең сумнан арткан кешеләр өчен каралган. http://intertat.ru/
-
Бу атнага йолдызлар фаразы
КУЧКАР (21.03-20.04)ларга бу атнада йолдызлар өйләрен төзекләндерергә, матурларга куша. Бу вакытта гаилә әгьзаларының ярдәменә дә өметләнә аласыз. Финанс чыгымнары артырга мөмкин. Акыл белән эш итсәгез, кыйммәт һәм кирәксез әйберләр алудан тыелырсыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар бу атнада вакытларының күп өлешен юлда, аралашуда үткәрер. Тирә-юньдәгеләр сезнең ярдәмчел булуыгызны, вәгъдәне үтәвегезне яратырлар. Уку, нинди...