1 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Лениногорскида Корбан гаете уңаеннан балалар бәйрәме уздырыла
Шәһәребезнең "Ихлас" мәчете 3 сентябрьдә, якшәмбе көнне Корбан гаете уңаеннан, "Мәхәббәт" паркында (мәчет каршында) балалар өчен бәйрәм уздыра. Анда төрле бәйгеләр, ярышлар, әлбәттә, призлар булачак. Килегез! Башлана 12 сәгать 30 минутта.
-
ТАТАРЧА МУЛЬТФИЛЬМНАРНЫ КАЙДАН КАРАП БУЛА
"Татармультфильм" студиясенең рәсми сайты. Студия 2010 нчы елда ачылып, тамашачыга беренче тапкыр Габдулла Тукайның "Бала белән күбәләк" мультфильмын тәкъдим иткән иде. Бу вакыйгадан соң бер ел үтүгә, Габдулла Тукай әсәрләре буенча куелган 14 мульфильмны туплаган тулаем бер серия әзерләп чыгара алар. Ә "Кисекбаш" мульфильмы татар аниматорларының халыкара мактаулы баскычка алып...
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Корбан бәйрәме белән котлады
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать белән чыкты. «Кадерле Татарстан мөселманнары! Хөрмәтле ватандашлар! Чын йөрәктән сезне изге Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм. Бөтен дөньяда миллионлаган мөэмин-мөселман бөек Аллаһка аны олылап гыйбадәт кылган бу көннәрдә дин тотучыларның тынычлыкка һәм бердәмлеккә омтылышын тагын да ачыграк тоябыз. Хаҗ...
-
Лениногорскида футбол буенча республика Кубогы финалы узачак
3 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә «Юность» стадионында хатын-кыз командалары арасында футбол буенча республика Кубогы финалы уеннары узачак. Безнекеләр өчен җан атарга чакырабыз. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе
-
Россия мәгариф министры Ольга Васильева: “Татарстанда яшәп телне белмәү бик үк дөрес түгел”
Россиянең мәгариф министры Ольга Васильева гомумроссия ата-аналар җыелышы вакытында мәктәпләрдә милли телләрне өйрәнү мәсьәләсе буенча үз фикерен белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстанда яшәгән кеше көнкүреш итү дәрәҗәсендә генә булса да телне белергә тиеш. "Россия Конституциясе нигезендә, республикалар үз дәүләт телләрен үзләре билгеләргә хокуклы һәм субъектларда дәүләт телләрен өйрәнү ата-аналарның теге яки...
-
Шәһәрнең 11нче гимназиясендә - Белем бәйрәме (ФОТОЛАР)
Бүген 1 сентябрьдә шәһәр һәм район мәктәпләре укучыларны каршы алды. Кыңгырау чыңы дәрескә чакырды. Шәһәребезнең 11нче гимназиясенә тәүге тапкыр 76 укучы аяк басты. Алар өч сыйныфта укыячак. Барлык укучыларны Белем көне белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов,шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, гимназия директоры Флера Хәйбрахманова котлады. 1нче сыйныфлар тырышып...
-
Лениногорскида авария: үлүче бар (ФОТОЛАР)
31 августта 18 сәгать 45 минутта шәһәрдә юл һәлакәте була. Промышленная урамы, 4 нче йорт каршында(пром.зона)машина йөртүче хатын-кыз "Модуль" оешмасы ягыннан Агадуллин юнәлешендә барганда, тиешле тизлекне саклый алмыйча баганага килеп бәрелә, шунда ук үлә. http://www.leninogorsk-rt.ru
-
Лениногорскиның "Ихлас" мәчетенә Корбан гаетенә 800дән артык кеше килде
Бүгенге иртәдә мөселманнар шәһәребезнең "Ихлас " мәчетенә корбан бәйрәме уңаеннан җыелды. Исмаил хәзрәт Сәмигуллин дин кардәшләрне Корбан гаете белән котлады һәм вәгазь сөйләде. Чарада катнашкан шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов бәйрәмгә килүчеләрне изге бәйрәм белән котлап, саулык- иминлек теләде.
-
Илсөя Бәдретдиновадан коймак рецепты
Җырчы Илсөя Бәдретдиновадан коймак рецептын тәкъдим итәбез. Коймак камыры өчен: 1 йомырка, бер пакет кефир, әз генэ тоз, әз генә сода, ике зур калак шикәр комы, бер калак көнбагыш мае. Эш тәртибе: миксер белән яхшылап тугларга да әз-әзләп он кушарга. Сыек каймак кебек камыр ясарга. "Талгын утта пешерәм. Пешерә барам,...