1 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Конкурсыбызда яңа катнашучы: Сарабикколдан Әдилә Әхмәтова
Конкурсыбызга Сарабикколдан Әдилә Әхмәтова кушыла. Мин, әнием Эльмира һәм апам Айгөл Яңа елны каршы алабыз, дип язып җибәргән ул.
-
Языл һәм телевизор от!
Диагонале 32 дюйм булган телевизор. Абунәчеләр арасында призлар уйнату турында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте хәбәр итә. Төп приздан кала, санлы фотоаппарат һәм савыт-саба җыелмасы уйнатылачак. Призлар уйнатуда катнашу өчен әлләни күп тә кирәкми, бары тик 2016 елның декабрь ахырына кадәр «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте канаты астында нәшер ителә торган өч һәм аннан...
-
Татарстанда 40 килограммлы җәен тотканннар
Чиләбе кешесе Сергей Козин Татарстанда 41,7 килограммлы җәен балыгы тоткан, дип хәбәр итә "Татар-информ". Бу әлегә аның кармагына эләккән иң зур балык. Зур балык турында хыялланып, Сергей үзенең Алексей исемле иптәше белән Уралдан Минзәләгә килгән. Җәен балыгын алар өч көн аулаган. "Бездә Чиләбедә җәеннәр юк, бу җәен мин тоткан иң...
-
Үзәк китапханәдә репрессия корбаннарына багышланган кичә узды (фотолар)
Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә сәяси репрессия корбаннарын искә алу кичәсе узды. Бирегә сәяси репрессиягә дучар булганнарның балалары, туганнары, якыннары җыелды. "Сез тере тарих, авыр язмыш ияләре, шулай да бирешмәгәнсез, хәзер дә иҗтимагый тормышта актив катнашасыз", ди район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова. Аларга карата җылы теләкләрне ветераннар советы, социаль яклау...
-
Лениногорскилылар, сак йөрегез юлларда!
Татарстанның Гидрометеорология үзәге республикада 1 ноябрьдә һава шартларының тагын да бозылуы турында кисәтә. Шушы ике көндә Татарстанда кар, кайбер районнарда юеш кар явачак, урыны белән көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 15 метр тизлектә җил-буран уйнаячак, буран вакытында күз күреме 1 мең метрдан да артмаячак, дип фаразлый синоптиклар. Вакытлы гына булса да, җиргә...
-
Конкурсыбызда тагы бер катнашучы: Лениногорскидан Зилә Мөдәрисова
Зилә Мөдәрисова әнисе белән тәшкән ретро фотосын һәм бик матур шигырь юлларын җибәргән: Син шундый яшь, матур идең, Һәрчак минем янымда. Инде үзем әни булдым Тик күңелем синең җылы кулларыңны сагына.
-
Татарстанда кыз баланы байбак дип аткан аучыны хөкем итәләр
Тау башында селфи төшкәндә 15 яшьлек кыз баланы атып киткән ир-атның җәнлек аулауга рөхсәте булмаган. Татарстанның Тикшерү комитеты 57 яшьлек Дамир Газизовка карата җинаять эшен карауны төгәлләде. Дамир Газизов саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаепләнә. Ул кыз баланы байбак дип белеп, аңа ике тапкыр аткан, дип хәбәр итә Россия...
-
Лениногорскида бәйрәм ярминкәсе һәм концерт булачак
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнне шәһәребезнең үзәк мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе һәм концерт узачак. Ярминкә иртән сәгать 8дә башлана. Үзешчән сәнгать коллективлары концерты башлана 9 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
Көн фотосы
Көз әле китәргә ашыкмый: агачлардан яфраклар коелып бетмәгән. Ләкин кыш та үзенекен итә: барлык дөньяны ак карга күмә. Лениногорскилылар, сез дә үзегезнең Көн фотосын җибәрәгез: "Заман сулышы"ның ВКонтактедагы страничкасына, шулай ук электрон адреска: zaman5@yandex.ru
-
"Әни янында рәхәт" бәйгесенә Түбән Чыршылыдан Нурия апа Ногуманова кушыла
Нурия апа кырык елдан артык "Спартак" колхозында алдынгы сыер савучы булып эшләгән.Бүгенге көндә Хезмәт ветераны, лаеклы ялда. Конкурска кызы Гөлфия белән төшкән фотоны юллаган: Лениногорскилылар, бәйгегә фотолар кабул итү дәвам итә! Әниегез белән төшкән фотоларыгызны ( ретролар да кабул ителә) zaman5@yandex.ru электрон адреска , шулай ук "Заман сулышы"ның ВКонтактедагы страничкасына...
-
Фатир откан бала Данияр исемле
Түбән Кама хакимияте шәһәр төзелгәннән бирле туган 150 меңенче балага фатир бирергә карар иткән иде. Ниһаять, бәхетле бала туды. Ул Галиевлар гаиләсендә икенче бала. Аңа Данияр дип исем кушканнар. Гаилә бер бүлмәле яңа фатирга ноябрь аенда ук күченә алачак. Баланың әти-әнисе «Нижнекамскнефтехим»да эшли. Әнисе кладовщик, әтисе - участок мастеры. http://almet-rt.ru/
-
Лениногорскилыларны бүген нәрсә көтә?
Овен: Эту субботу Овны посвятят активным поискам пищи для ума. Источником вдохновения для вас может стать всё, что угодно - и хорошая книга, и исторический фильм, и даже письмо, полученное от давнего знакомого. Телец: Чтобы избежать крупный проблем, Тельцам 1 ноября не следует принимать предложения от незнакомых людей. "Выгодная" покупка,...
-
Хәерле иртә! Уңышлы көннәр!