1 декабрь 2011 яңалыклары
-
Капремонтчылар көч сынаша
"Татнефть - ЛениногорскРемСервис" җәмгыяте хезмәтчәннәре шушы көннәрдә баскетбол ярышларына нокта куйды. Дүрт көн буена барган кискен уенда җәмгыятьнең барлык хезмәтләре дә уйнады. Нәтиҗәдә, I урынга - скважиналар төзү цехы, II урынга - технологик эшләр цехы, III урынга - 2 нче цех чыкты. Җиңүчеләр җәмгыятьнең Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән...
-
Солдат хезмәтенә
Ил алдындагы бурычын үтәргә район һәм шәһәрдән тагын 14 ир-егет китте. Җирле хәрби комиссариат хезмәткәрләре белдергәнчә, көзге чакырылыш башланганнан бирле барлыгы 37 кеше солдат хезмәтенә алынган .
-
Фатирлы булдылар
"Лениногорскнефть" идарәсендә эшләүче 20 гаилә социаль ипотека программасы буенча Горький урамындагы 39 нчы йорттан фатир алу бәхетенә иреште. Фатир ачкычларын "Лениногорскнефть" идарәсе җитәкчесе Рафаил Нурмөхәммәтов тапшырды. Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм "Ленинвестстрой" җәмгыяте вәкиле Олег Казынбаев фатирлы булу бәхете тәтегән гаиләләргә теләкләрен җиткерде.
-
Татарстанда – иң яхшылар
"Татнефть" җәмгыятенең яшь белгечләре "Татарстан Республикасының яшь рационализаторы һәм уйлап табучысы - 2011" конкурсы нәтиҗәләре буенча иң яхшылары дип табылды. Катнашучылар арасында "Әлмәтнефть", "Азнакайнефть", "Нурлатнефть", "Ямашнефть" белән "Лениногорскнефть" идарәләре һәм башка идарә вәкилләре бар иде. Анда 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган егет-кызлар катнашты. Лауреатларны бүләкләү тантанасы Казан шәһәрендә...
-
Иң төзек шәһәр
Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча, Лениногорск "Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге" исемлегенә кереп, II дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләк иясе булды. Әлеге исемлеккә республиканың тагын өч шәһәре: Түбән Кама, Чаллы, Зәй кергән. Шәһәр мэры Р.Хөсәенов "РФ муниципаль берәмлегенең яңача фикер йөртүче башлыгы" номинациясендә катнашып, «Россиянең алтын капиталы» премиясенә һәм РФ...
-
Алга карап, артка чигенмәскә иде
Беренче баганада - хуҗалык исемнәре, икенчедә - быел 29 ноябрьдә савып алынган гомуми сөт күләме (килограммнарда), өченчедә - шул көндәге бер сыердан савып алынган сөт, дүртенчедә - узган елдагы күрсәткеч. "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте 16801 10.7 7.6 "Маркс" 2960 9.9 10.8 "Ленин" 2881 10.1 9.0 "Спартак"агрофирмасы" җәмгыяте 2864 7.5 6.3 "Хәбибуллин Ф.З."...
-
Таяныч та, үрнәк тә
Башкалабыз Казанда Татарстан Республикасы ветераннар Советының 25 еллыгы уңаеннан VI отчет-сайлау конференциясе узган иде. Безнең шәһәр һәм районда ветераннар советы бераз иртәрәк, төгәлрәге, 30 ел элек оеша. Чирек гасырлык тарихы булган советның түгәрәк юбилее шушы көннәрдә Мәдәният сараенда билгеләп үтелде. Аңа шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, оешма-предприятие җитәкчеләре, ветераннар килгән иде....
-
Яңа елга – зур бүләк
Бөек Ватан сугышы ветераннарының тагын бер төркеме фатирлы булды. Үткән атнада шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов ветераннарга тантаналы төстә Кошевой урамы, 27 "А" йорт фатирларының ачкычларын тапшырды. Ветераннар белән беррәттән, бюджет оешмаларында эшләп, социаль ипотека программасында катнашучылар да бу көнне фатирлы булды. Кызыл тасманың киселүен зур түземсезлек белән көтте алар. Аннан...