Җирле халык ялган аракы җитештереп яткан
Лаеш районы Комлы Кәвәл бистәсендә җирле халыктан тупланган бер төркем кешеләрнең яшерен цехта ялган аракы җитештерүе ачыкланган.
Тентү барышында беркая да эшләмәүче 57 яшьлек ир-аттан танылган спирт компаниясе ярлыгы ябыштырылган ялган эчемлек алынган. Исерткеч эчемлек бер шәхси йортта җитештерелгән, гараж һәм мунча да эшкә җигелгән.
Полиция хезмәткәрләре кайда чыгарылуы да...