1 декабрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилылар,гөлләрне дөрес сайлагыз
Балалар бүлмәсендә гөлләр үстерергә ярыймы-юкмы дип баш ватучыларга берничә киңәш. Беренчедән, балада аллергия булмаган очракта, әлбәттә, ярый. Икенчедән, бүлмә өчен гөлләр сайлаганда башта алар турында мәгълүмат тупларга онытмагыз . Нәниләр яшәгән бүлмәдә яфраклары һәм чәчкәләре төрле төстә һәм формада булган гөлләр үстерергә тырышыгыз . Мәсәлән, кына гөле (бальзамин), узамбар миләүшәсе,...
-
Ике яшьлек бала авария ясап, әнисен һәм энесен таптаткан
Ике балалы гаилә дачага барган булган. Приморск краеның Партизан районында була бу хәл. Ике яшьлек улларын Toyota RAV4 салонында калдырып, әти кеше өйгә таба китә, ә кулына яшь баласын күтәргән ана багажниктан коляска ала башлый. Салондагы малай шофер утыргычына күчеп утыра һәм рычагны күчерә. Машина артка таба китә һәм ана...
-
Лениногорск хуҗабикәләренә: бик тәмле дөге әзерләү ысулын АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ (фотолар)
Моның өчен 300 гр дөге, 1 кишер, 2 суган, 300 гр шампиньон, 100 гр яшел борчак, 100 гр кузаклы фасоль, 100 гр консервланган кукуруз, тоз, борыч, үсемлек мае кирәк. Дөгене пешерәбез. Гөмбәне юып, дүрт өлешкә бүләбез һәм үсемлек маенда кыздырабыз. Вак итеп туралган суганны да кыздырып алабыз. Кишерне саламлап турап,...
-
Лениногорскилылар коррупциягә бәйле сораштыруда катнаша ала
Хөрмәтле лениногорскилылар! Сезне коррупциягә кагылышлы сораштыруда катнашырга чакырабыз. Ул аноним, җаваплар гомумиләштереп кулланылачак. Һәр сорауда үзегезгә якын җавапны сайлап алыгыз. Сораштыруда катнашу өчен ссылка: http://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/oproskorrup.htm
-
Якташыбыз Әгъләм Бәдретдиновның яңа китабы дөнья күрде
Кирлегәч авылында туып, хәзер Әлмәттә яшәүче Әгъләм ага Бәдретдиновның шушы көннәрдә чираттагы китабы табадан төште. Авторның китабы "Үткәннәр эзеннән " дип атала. Әлеге хезмәтендә ул татар тарихын, татар улларының ачы язмышын яктыртуны төп максат итеп куйган. Әгъләм ага үз фикерләрен тарихчы-галимнәр хезмәтеннән алынган өзекләр, вакытлы матбугаттан дөнья күргән материаллар, авылдашларының...
-
Лениногорск мөселман ир-егетләре мини-футбол буенча турнирда катнашты.
Лениногорск мөселман ир-егетләре мини-футбол буенча Баулыда узган турнирда катнашты. Анда көньяк-көнчыгыш казыяте командалары һәм Туймазы, Уфадан да килгәннәр. Беренчелекне Бөгелмә командасы алган, безнең мөхтәсибәт командасы призлы урын алмаса да, көчләрен сынап, сәламәт яшәү рәвешенең төп максат икәнлеген раслаган.
-
Лениногорскилылар, сезнең күңелне кузгату авырмы? (тест)
1. Чит кешеләрнең киңәшләренә еш колак саласызмы? A. Бик сирәк. Б. Колаксалырга тырышам, кеше начарны киңәш итмәс. B. Минем өчен кадерле булган кешенең генә киңәшен тыңлыйм. 2. Сезгә начар төш керде, ди. Сез аңа игътибар итәчәксезме? A. Юк, төш өчен борчылып утыра торганнардан түгелмен. Б. Әйе, андый нәрсәләргә ышанам. B....
-
Лениногорскида инвалидлар ункөнлеге уңаеннан концерт узды (фотолар)
Район һәм шәһәрдә инвалидлар ункөнлеге уңаеннан төрле чаралар уза. Шуның берсе - Мәдәният сараенда үтте. Бик матур концерт әзерләгәннәр иде, анда физик мөмкинлекләре чиклеләр дә үз осталыкларын күрсәтте. Ә концерт башланганчы, кул эшләре күргәзмәсе белән таныштык, сатып алу мөмкинлеге дә бар иде. Шәһәребезнең ундүртенче мәктәбе укучыларының һәм "Ал җилкән" реабилитацияләү...
-
Тәмәке кыйммәтләнә
Тәмәке тартучыларның чыгымнары артырга тора: РФ Финанс министрлыгы киләсе елда табакка акцизны күтәрергә уйлаган. Моның нәтиҗәсендә тәмәкенең бер кабы уртача 16 сумга кыйммәтләнәчәк. Бу - Русиядә тәмәке тармагы яши башлаганнан бирле бәяләрнең иң нык күтәрелүе булачак. Экспертлар көйрәтергә яратучылар әкренләп чагыштырмача арзан бәядәге Белоруссия тәмәкеләренә яки легаль булмаган продукциягә күчәрләр...
-
Бүген Владимир Путин Россия Федераль Җыенына еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итә
Ул 12:00 сәгатьтә башлана. Әлеге еллык юллама Путин идарә иткән чордагы 13нчесе булса, Россия тарихындагы 23нче юллама булып тора. Кремльдә әлеге уңайдан 1меңгә якын кеше җыела, алар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар. Россия Конституциясе нигезендә Россия Президенты ел саен парламентка мөрәҗәгать белән чыга. Анда сүз илдәге вәзгыять һәм...
-
Лениногорскида "Спорт наркотикларга каршы" исемле фестиваль узды (фотолар)
27 ноябрь көнне "Спорт наркотикларга каршы" дип аталган республикакүләм спорт фестивале узды. Чараны Яшьләр эше, спорт һәм туризм идәрәсе шәһәрнең Башкарма комитеты ярдәмчелегендә үткәрде. Фест-спартакиадада Лениногорскиның 17 уку йортыннан тугыз команда катнашты. Егет-кызлар викторина, кросс-фит, мини-фристайл кебек ярышларда көч сынашты. Иң күп балл җыйган командалар җиңүче итеп табылды һәм истәлекле...
-
Лениногорскилылар, исегезгә төшерәбез:бүген "Туры элемтә" үтәчәк
Бүген, 1 декабрь көнне, "Туры элемтә" оештырыла. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәте буенча борчыган сорауларыгыз булса, 17.00-18.00 сәгать аралыгында шалтыратыгыз. Элемтә өчен телефоннар: 5-14-18, 5-06-12, 5-13-80, 5-32-63.
-
Лениногорскилылар, кышның беренче көне белән!
Бүгенге көнгә сынамышлар: - Беренче декабрь нинди булса, кыш шундый килер. - Кышның беренче көнендә һава торышы ничә кат үзгәрсә, кыш та шундый үзгәрүчән булыр. - Беренче декабрь көнне аяз булса, яз иртә килер, - диелгән халык сынамышларында.
-
Лениногорскилыларга 1 декабрь көнне йолдызлар ниләр вәгъдә итә
Овен: Овны сегодня откажутся от попыток внести в свою жизнь разнообразие. Исправно отработав положенные часы, вы захотите спрятаться от зимней стужи под уютным пледом. Вашими лучшими собеседниками станут чашка кофе и любимый фильм. Телец: Сегодняшний день принесёт Тельцам удачу во всём, что связано с установлением деловых контактов и проведением переговоров....