1 декабрь 2017 яңалыклары
-
Лениногорск укытучысы "Россия сәламәтлек Укытучысы – 2017" VIII Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды
Воронежда "Сәламәтлекне саклау өчен белем бирү: тәҗрибә, мисаллар, үсеш юллары" VIII Бөтенроссия форумы кысаларында "Россия сәламәтлек Укытучысы - 2017" VIII Бөтенроссия бәйгесе узды. Конкурста Татарстан данын республика этабы җиңүчесе Виктория Бань яклады. Ул - Лениногорск муниципаль районы МББУ "10-нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Жюри...
-
"БОЛГАР РАДИОСЫ" ПРЕМИЯСЕ СЕРЛӘРЕ: ИЛСӨЯНЕҢ КҮЛМӘГЕ КҮПМЕ ТОРА?
Татар эстрадасында фестивальләр артып тора һәм һәркайсының үз юнәлеше, форматы бар. Ләкин анда да, монда да нигездә бер үк җырчылар катнаша. Әйтик, популяр җырчы Илсөя Бәдретдинованың "Татар җыры"нда катнашачагын хәбәр иткән идек инде. Илсөя шулай ук "Болгар радиосы" V милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында да булачак икән. "Миңа брендлы күлмәкләр...
-
Лениногорскилылар, оекбаш киеп йоклагыз
Оекбаш киеп йоклаганда, кеше иртән йокысы туеп, көч тулып уяна икән. Аяклар җылыда булгач, баш миенә ял итәргә дигән сигнал килә, кеше гадәттәгедән тизрәк йоклап китә. Кытайның традицион булмаган медицинасы мең еллар элек үк йокысызлыктан тилмерүчеләргә оекбаш киеп ятарга киңәш иткән. Бу җенси тормышны да җайга салырга булыша, дип искәртә...
-
Татарстанда фаҗига: машина күпердән елгага төшеп, йөртүчесе һәлак булган (ФОТО)
Чаллыда «Жигули» машинасы күпердән очкан, шоферы үлгән, дип хәбәр итә Чаллы автоинспекциясе. Юл-транспорт һәлакәте кичә 21.30 сәгатьтә килеп чыга. 6нчы модель «Жигули» автомобилендә 20 яшьлек Мөслим кешесе Яшьлек проспекты ягыннан Боровецкий урманына таба юл тота. Шилнә елгасы аша салынган күпердән чыкканда, күпер култыксаларын җимереп, машина чокырга әйләнеп каплана. Машина йөртүче...
-
Лениногорскида инвалидлар декадасы башлану уңаеннан концерт булды (ФОТОЛАР)
Лениногорск Мәдәният сараенда физик мөмкинлеге чикләнгәннәр өчен ял концерты узды. "Физик мөмкинлеге чикләнгәннәр - алар көчле рухлы, бердәм, тормыш авырлыкларыннан зарланмыйча көн итәләр, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Рәгать Хөсәенов үзенең чыгышында. - Сезгә тыныч тормыш, көннәрегез якыннарыгыз кайгыртуында һәм дәүләт яклавында узсын", диде ул. Мәдәният сарае сәхнәсендә 14нче...
-
Татарстан синоптиклары көчле җил һәм буран хакында кисәтә
Юлларда - бозлавык, кайбер районнарда кар көртләре хасил булачак. Татарстан синоптиклары алдагы көннәрдә республика территориясендә һава шартлары һәм юллар торышы сизелерлек начараерга мөмкин, дип кисәтә. Татарстанның көнбатыш районнарында һава шартлары аеруча катлаулы булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Синоптиклар фаразлавынча, иртән һәм көндез көньяктан искән...
-
Рульдә йөрүче лениногорскилылар игътибарына
Декабрь аенда үткәреләчәк рейдлар: 1, 2, 5 декабрь "Айнык машина йөртүче" операциясе; 4,7,9,12 - "Җәяүле" операциясе; 12 декабрь - Тонировка; 15,16,17 декабрь - "Ш" знагын тикшерәчәкләр; 19 декабрь - "Чиста автомобиль"; 20,21 декабрь -ФСБ көне; 30,31 декабрь - куркынычсызлык каешен такмаганнарны тотачаклар Әлеге хәбәр WhatsAppтагы бер группада пәйда булды. Лениногорскилылар,...
-
Лениногорскилылар, лимон зарарлы икән
Суык тигәндә без аны тиз генә чәйгә салып эчү җаен карыйбыз. Авыруга каршы көрәшү өчен С витамины кирәк, янәсе... Чынында исә, белгечләр әйтүенчә, лимонда С витамины без уйлаганча күп түгел. Организмның әлеге витаминга тәүлеклек ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен 1,5-2 лимон (180 грамм) ашарга кирәк. Чагыштыру өчен: татлы борычның 50 грамм булуы...
-
Лениногорскилылар, коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта
Татарстанда 2018 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның шул хактагы карары республика Хөкүмәте порталында дөнья күргән. 2018 елның 1 гыйнварыннан муниципалитетларда түләү күләме индексы 0 дип билгеләнгән. 1 июльдән ул 4,2 процентка кадәр арта, диелә документта. http://tatar-inform.tatar
-
Укытучылар өчен яхшы хәбәр!
Мәгариф өлкәсендәге федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хаклары артачак. Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев 3,6 миллиард сум күләмендә өстәмә бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирү турындагы боерыкка кул куйды. «Шуның 2,4 миллиарды - укытучыларның, 1,2 миллиарды галимнәрнең хезмәт хакын арттыруга юнәлтеләчәк», - диелә әлеге документта. Акча Русия Президенты Владимир Путинның «май указлары»н үтәү...
-
Лениногорскилылар, игътибар! 1 декабрь: бүген салым түләүнең соңгы көне
Милек, транспорт һәм җир өчен салымнарны түләргә бик аз вакыт калып бара - 1 декабрьгә хәтле өлгерергә кирәк. Почта тартмаларында түләү кәгазен таба алмаганнар моны электрон рәвештә эшли ала, моның өчен Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет булдырырга кирәк. 2016 елдан башлап, салым хезмәте шундый кабинеты булганнарга аны электрон вариантта...
-
Татарстанда ял көннәрендә кар явачак
Шимбә төнге температура минус 3 тән минус 8 градуска, аязган вакытта минус 12 градуска кадәр җитүе көтелә. Татарстанга карлы чын кыш якындагы ял көннәрендә киләчәк. Юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.Бу хакта "Татар-информ"га 30 ноябрьдә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр. Иртәгә, 1 декабрьдә, Татарстанда урыны белән...
-
ТАТАРСТАНДА 13 ЯШЬЛЕК МАЛАЙ ПЕТАРДА ШАРТЛАТКАНДА ПЕШКӘН
Ел саен кыш республикада айларында пиротехника аркасында дистәләгән кеше яралана. Арча районында 13 яшьлек үсмер малай петарда яндырып тәнен пешергән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эшләре идарәсе җитәкчесе хәбәр итә, дип яза "Татар-информ". Яшүсмерләр пиротехниканы яндырып җиргә ташлыйлар. Бер петарданың очкыны 13 яшьлек...
-
Кеше оча аламы?
Оча торган кешеләр турында ишеткәнегез бармы? Әлбәттә, һавада очып йөрүче геройлар турында әкиятләрдә күп тасвирланган. Шул ук вакытта тарихта да бу гаҗәеп күренешнең шаһиты булучылар күп. Адәм баласының оча белү сәләтен уникаль сәләт - левитация диләр. Һиндстанның борынгы язмаларында йогаларның, брахманнарның, маглар һәм фәкыйрьләрнең һавага күтәрелү очраклары, очарга өйрәтү инструкциясе...
-
Кышның беренче көненә һава торышы
1 декабрь. Татарстанда аязучан болытлы һава. Урыны белән аз гына кар. Җил көньяктан, акрын тизлектә. Төнлә һава температурасы 8˚, аязайган вакытта -12˚, көндез -1..-6˚ градус. http://intertat.tatar