2 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
2016 елда безне нинди үзгәрешләр көтә, укыгыз
1 гыйнвардан ана капиталын инвалид балаларны реабилитацияләүгә дә тотарга мөмкин булачак. Квартплатана вакытында түләмәсәң штраф. Бер айдан артык түләмәсәң штраф күләме әлләни зур түгел, ә менә өч ай рәттән түләмәсәң, пени көненә 1/130 рефининслау ставкасы күләмендә була. Минималь хезмәт хакы артып, 6 мең 204 сум тәшкил итәчәк. Капиталь ремонт өчен...
-
“Банан” коктейле ясыйбыз
Коктейль ясау өчен: 2 өлгергән банан, 1 литр сөт, 200 г пломбир туңдырмасы бизәү өчен угычта уылган шоколад кирәк. Әрчелгән бананны изгәләп боламык ясагыз. Шуңа сөт белән туңдырма кушып, барысын бергә яхшылап туглагыз. Ясалган коктейльне биек стаканнарга салып, өстенә угычта уылган шоколад сибегез.
-
Лениногорск поликлиникаларының бәйрәмнәрдә эшләү графигы
Балалар поликлиникасы - 2, 4, 6, 9 гыйнварда дежур табиб (5-16-07) Медсанчасть - 4, 5, 6 гыйнварда дежур табиб (5-24-53) Хатын-кызлар консультациясе - 6 гыйнварда (5-07-26) Үзәк район поликлиникасы - 11 гыйнвардан гына эшли (5-06-68)
-
Кышкы каникул вакытында Боз сараена шуарга килегез
2-10 гыйнвар көннәрендә бирегә килеп тимераякта шуарга мөмкин. Эш вакыты- 14.00-16.00 һәм 18.00-21.00 сәгатьләрдә. Белешмәләр өчен телефон: 2-02-42
-
Бәйрәмнәрдә магнит давыллары да булырга мөмкин
6 гыйнвар көнне 20.00дан 22.00 сәгатькә кадәр, 8 гыйнвар көнне 14.00дән 16.00 сәгатькә кадәр магнит давылы булуы ихтимал. Бу көннәрдә кан басымы югары булган, табигатьтәге үзгәрешләргә сизгер кешеләр үзләрен начар хис итәргә мөмкин.
-
Лениногорскида 1 гыйнварда иң беренче булып ир бала туган
Ул шәһәребезнең бала тудыру йортында 13 сәгать 25 минутта дөньяга аваз салган. Авырлыгы - 3370 грамм. Әнисе дә, бала да үзләрен яхшы хис итә. Әтисе нинди исем кушу турында уйлый икән. 2015 елда безнең район һәм шәһәрдә, 2014 ел белән чагыштырганда берничәгә әзрәк, 950 бала туган.