2 февраль 2015 яңалыклары
-
17 яшьлек лениногорскилы бер хатынны көчләгән
Бу хәл 1 февраль - якшәмбе көнне Ивановка авылында була. 1998 елгы лениногорскилы исерек хәлдә бер танышына керә. Анда гауга чыгарып башта зыян күрүченең 1973 елгы үги атасын кыйный, аннан 1985 елгы хатын-кызны көчли. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Гаепләнүчегә карата җинаять эше кузгатылган. Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте
-
Татарстанда давыл,Лениногорскида да көчле җил
Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы "Буран" планы кертелү турында хәбәр итә. Һава торышы кискен үзгәрде - көчле җил, буран, юлларда кар көртләре һәм бозлавык. Шул сәбәпле Мәскәү-Уфа, Казан-Оренбург трассасында йөк машинасы һәм автобуслар хәрәкәте туктатылды. Төш вакытына "Сетевая компания" җәмгыяте 69 торак пунктта электр белән тәэмин итүнең...
-
Лениногорскилыга атказанган исем бирелгән
Мәдәният сараенда балалар иҗаты буенча әйдәп баручы белгеч Илсөяр Федюкевич "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек булган. Ләүләт бүләген аңа республика Президенты Рөстәм Миңнеханов мәдәният хезмәткәрләренең еллык коллегиясендә тапшырган. Илсөяр Илгизовна мәдәният өлкәсендә 30 елдан артык хезмәт итә, аның 20 елы - Мәдәният сараенда, Шамил Бикчурин премиясе лауреаты. "Барби" һәм...
-
Лениногорск эчке эшләр бүлеге хәбәр итә
Лениногорск эчке эшләр бүлеге Россия эчке эшләр министрлыгы уку йортларына кандидатлар җыю башлануын хәбәр итә. Казан юридик институты (XI сыйныф укучылары) һәм Алабуга суворов училищесы (14-16 яшьлекләр). Белешмә өчен телефон: 2-71-93.
-
Лениногорскида кризиска каршы штаб оештырылырга мөмкин
Муниципаль берәмлек башлыклары үз муниципалитетларындагы икътисад торышы буенча тулы мәгълүматка ия булырга тиешләр. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимындагы атналык киңәшмәдә белдерде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, ил икътисады торышы катлаулы. Хәзер РФ Хөкүмәте берничә чара кабул итте, Үзәк банк шулай ук...