2 март 2015 яңалыклары
-
Лениногорск спортчылары II урын алып кайтты
Түбән Тагилда үткән чаңгыда трамплиннан сикерү буенча финал ярышларыннан безнекеләр икенче урын алып кайтты. Ул - Россия укучыларының кышкы спартакиадасының йомгаклау стартлары иде һәм 1998 - 2000 елгы егетләр, кызлар арасында барды. Россия Федерациясенең 15 субъектыннан 80 спортчы катнашты. Безнең "Олимпия резервы" спорт мәктәбеннән биш яшүсмер егет һәм бер кыз...
-
Хөкүмәт торак бәяләрен арттырды
Россия Хөкүмәте "Россия гаиләсе өчен торак" программасы буенча торакка бәяләрне арттырган. Бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев җиткерде. Хәзер программа буенча алыначак фатирның һәр квадрат метрына 30 мең урынына 35 мең сум түләргә туры киләчәк. Дмитрий Медведев ассызыклаганча, торакның 1 квадрат метрына булган әлеге бәя базар бәясенең 80 %ыннан артмаячак....
-
Әлмәткә яңа җитәкче билгеләнде
Әлмәт районының чираттан тыш сессиясе узды. Анда районның башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп Айрат Хәйруллинны билгеләделәр. Яңа җитәкче моңа кадәр Татарстан Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе булып эшләде. Айрат Хәйруллин 1981 елның 11 декабрендә туган. 2003 елда Казан дәүләт технология университетын тәмамлаган. Хезмәт юлын 1996 елда Баулы кирпеч заводында...
-
"Татарстан – Яңа гасыр" каналында — телемарафон
9 март көнне "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы "ҖИҢҮ" акциясенә теләктәшлек йөзеннән турыдан-туры эфирда телемарафон үткәрә. Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советы, "АК БАРС СОЗИДАНИЕ" хәйрия фонды белән берлектә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү алдыннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугыш...
-
Лениногорскиның 11 нче гимназиясендә “Туган тел көне”
"Туган тел көне" уңаеннан Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, I-VIII сыйныфлар арасында нәфис сүз бәйгесе үтте, дип хәбәр итә Лениногорскиның 11 нче гимназия сайты. Анда 27 укучы чыгыш ясаган. Нәтиҗәдә, I урынны - Динара Каюмова, Алсу Шәрипова, Айгөл Хәсаншина, Милена Максимова яулаган. II урынга - Айсылу Миргалиева, Алена Ежкова, Гүзәл Әхметова,...
-
Өлкәннәр гаебе аркасында сабый бала үлгән
Әлеге фаҗигале хәл 28 февральдә Биектау районы Мүлмә авылында, 16:15 сәгать тирәсендә була. 2008 һәм 2010 елгы ике оныгы белән таудан шуучы 1952 елгы әби кеше утырган чананы машина бәрдерә. Тикшерүнең беренчел фаразлары буенча, RENAULT SANDERO STEPWAY машинасы белән идарә итүче 1976 елгы йөртүче аек булмаган. Өстәвенә тиешле тизлекне дә...
-
Лениногорскиның “Беркут” хоккей командасы III урынны яулады
Үткән атнада Әлмәт шәһәренең "Юбилейный" спорт сараенда авыл яшьләре хоккей клублары арасында "Нефтяник" хоккей клубы Кубогына ярыш тәмамланды. Безнең шәһәрнең данын Иске Шөгер авылыннан "Беркут" командасы яклады. Алар 3:1 счет белән III урынны яулады. Аларга истәлекле бүләкләр, медаль һәм бүләк алу өчен сертификат тапшырылды. Шулай ук, иң яхшы уенчыны да...