2 апрель 2015 яңалыклары
-
Лениногорск балалар йортында спектакль куйдылар
Язгы каникулда 11 нче гимназиянең "Алтын ачкыч" театрына йөрүчеләр Лениногорск балалар йортында булып кайтты. Алар "Заманча убырлы мажаралары" спектаклен күрсәтте, балалар спектакльне кызыксынып карады. Зөмәрә Шәрәпова
-
Лениногорскиның 124 егете шинель киячәк
1 апрельдән язгы чакырылыш башланды. Безнең районнан 124 егет солдат шинеле киячәк. Егетләрнең сәламәтлеген тикшерү буенча чакырылыш комиссиясе эшен башлаган инде. Беренчеләр апрель ахырында китәчәк. Шәһәр хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов әйтүе буенча, аларның күбесе Казандагы эчке эшләр министрлыгы гаскәрләрендә яисә күрше регионнарда хезмәт итәчәк. Язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам...
-
Эчке эшләр бүлегендә ветераннарга медаль тапшырылды
Шушы көннәрдә Лениногорск эчке эшләр бүлегендә юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды. Сугыш чорында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, илнең оборона предпиятиеләрендә эшләгән дүрт ветеранга медальне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев, полиция начальнигы Александр Мищихин тапшырды. Ә ветераннар - Сөембикә Сәгиева, Камил Әхмәтшин, Дмитрий Рукавишников, Иван Иванов күрсәткән хөрмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
-
Лениногорскида һава торышы
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 21 апрель көнне Лениногорскида аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән җил-давыл. Көндез һава температурасы +4 +7 градус, төнлә 0 -3 градуска кадәр салкын. 22 апрель көнне болытлы һава торышы, урыны белән яңгыр явуы, көчле җил булуы ихтимал. Температура көндез +5...
-
Лениногорскиның өч авыл җирлегенә грант тапшырылды
Татарстан авыл җирлекләренә грантлар тапшыру белән бәйле республикакүләм бәйгегә йомгак ясалды, җиңүчеләр арасында безнекеләр дә бар. Быел әлеге бәйгедә республиканың 43 районыннан 217 авыл җирлеге катнашкан булган, шуның 104е, безнең районнан Куакбаш, Зеленая Роща, Сарабиккол авыл җирлекләре җиңүче дип табылган. Аларның һәрберсе 1 миллион сумлык грант белән бүләкләнәчәк. Ул авыл...