2 апрель 2016 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова "Ин яхшы жыр" номинациясендэ жинеп, TMTV премиясенэ лаек булды
-
Лениногорскида кайчан җылыта?
Көннең сизелерлек җылытуын тагын бер атнадан гына көтегез, ди синоптиклар. Термометр күрсәткече +10+12 градуска киләсе атна ахырында гына күтәреләчәк. 10 апрельдә +12, ә 11 апрельдә +13 градус тирәсе булачак. 6 апрельгәчә Татарстанда яңгыр явачак, һава температурасы көндез +1+6 , төнлә 0-1 градус булачак.
-
Исерек шофер ЮХИДИга үзе барган
Ул артыннан җәяүле куа дип зарланган. Казанның юл инспекторлары постта торганда алар янына "Лада" машинасында бер ир-ат килеп туктый. Хәмер кулланган шофер исерек килеш тормышым өчен куркып руль артына утырдым, артымнан мине эзәрлекләүче төркем күрдем, ЮХИДИ янына ярдәм сорап бардым дип аңлаткан. Әмма аны эзәрлекләүчеләр күренмәгән. ЮХИДИ инспекторлары шоферга карата...
-
Егерме дүрт мең тавык янып үлгән
Бу хәл Башкортстанның Бакалы авылында булган. Инкубатор хуҗасының сүзләре буенча, 24 мең тавык янып үлгән, дип хәбәр итә Lifenews.ru порталы. Янгын бинаның түбәсендә башланып, аны биләп алган кешеләр зыян күрмәгән. Матди зыянның якынча күләмк - 10 миллион сум. Чыганак:http://bavly-tat.ru/ru
-
Лениногорскида кызлар мәчеттә ял итте
Балаларның каникулы җитсә, шәһәребезнең «Ихлас» мәчете тагын да җанланып китә. Язгы каникулда да мәчет каршында эшләп килүче "Сәлам" мөселман лагеры мәктәп яшендәге кызларны үзенә җыйды. Булат хәзрәт Раупов сүзләренә караганда "Сәлам" мөселман лагеры 2006 елдан бирле уңышлы гына эшләп килә һәм ул ел әйләнәсендә дүрт тапкыр оештырыла икән. Мәсәлән, кышкы...
-
Лениногорскилылар Тукай шигырьләрен сөйли, сез дә катнашыгыз
Мәдәният сарае Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган шигырь укучыларконкурсында катнашырга чакыра. Ул 25 апрельдә 10.00 сәгатьтә башлана. Заявкаларны Leninogorsk.dk@mail.ru электрон адресына (шигырь укучылар конкурсына, дигән билге белән) җибәрегез, 21 апрельгәчә.
-
Өлеш пешерәбез
Камыр: 250 г маргарин, 1 йомырка, 0,5 стакан сөт, 2 стакан он, 1 чәй калагы чүпрә, 0,5 чәй калагы тоз. Эчлек: 200-300 г сөяксез тавык ите, 3-4 бәрәңге, 2 суган, тоз, борыч. Маргаринны эретергә, йомырка сытарга, чүпрә, сөт, тоз, он салып камыр басарга. Җылы урынга куеп кабартырга, аннары тигез, өлешләргә...
-
Лениногорск авылларында бурычлылар бармы?
Авыл кешесе йортына су исәпләгеч куйдыргач, көндәлек мәшәкать белән яисә башка сәбәпләр-гә бәйле, су күрсәткечләрен ай азагында торак-коммуналь оешмаларга шалтыратып, хәбәр итәргә оныта. Аннары норматив буенча түләргә дип килгән кәгазьдәге сумманың үзенә тиешлесен генә түли, ә теге өлеш бурыч булып җыела бара. Шуннан аңлашылмаучанлык такилеп чыга, нәтиҗәдә, административ комиссиягә чакырыла....
-
Картаерга теләмәүчеләргә 11 киңәш
1. Велосипед сатып ал. 2. Ябыгыгыз. 3. Сәгать алтыдан соң ашамагыз. 4. Исерткеч эчемлекләр, хәтта шәраб эчүне туктатыгыз. 5. Сигез сәгатьтән дә ким йокламагыз. 6. Йога яки фитнес белән шөгыльләнегез. 7. Елга бер тапкыр диңгез буена ял итәргә барыгыз. 8. Тормыштан зарланмагыз 9. Юмарт булыгыз. 10. Бүгенге көн белән яшәгез....
-
Лениногорскилылар көлке көнен билгеләп үтте (фотолар)
Лениногорскилыларга Көлке көне уңаеннан бәйрәм концерты күрсәттеләр. Ул Мәдәният сараенда үтте. Жыр-бию, татар һәм рус телләрендәге көлкеле күренешләр куеп, халыкны көлдерделәр.
-
Лениногорскилының күргәзмәсе Бөгелмәдә ачылды
Шушы көннәрдә Бөгелмәнең Туган якны өйрәнү музеенда лениногорскилы Николай Карасёвның шәхси күргәзмәсе ачылган. Анда рәссамның агачка уеп ясалган, шулай ук майлы буяу белән язылган утызлап картинасы урын алган. "Бөгелмәлеләрнең күп төрле күргәзмәләрне күргәне бар, тик мондыйны беренче тапкыр күрәләр", -дип язалар "Бугульминская газета" сайтында. Күргәзмә ачылу тантанасына рәссамның Лениногорск, Зәй,...