2 июль 2015 яңалыклары
-
Татарстанның 27 районында, шул исәптән Лениногорскида гадәттән тыш хәл
Коры җил, атмосфера һәм туфрак корылыгы кебек куркыныч табигать күренешләре аркасында килеп туган азык-төлек куркынычсызлыгын юкка чыгару максатыннан гадәттән тыш хәл режимы кертелде. 1 июльдән әлеге режим Татарстанның 27 район биләмәсендә игълан ителде. Алар - Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Яшел Үзән,...
-
Бер маньякны гомерлеккә утыртканнар
Тикшерү органнары тарафыннан тупланган дәлилләрне суд, хөкем карары чыгару өчен җитәрлек, дип тапты. Шулай итеп, 33 яшьлек Алексей Фәләхов РФ Җинаять кодексының 131 нче маддәсе 1 нче бүлеге (көчләү) һәм 105 нче маддәнең 2 нче бүлеге "а", "к" бүлекчәләре (көчләү һәм ике кешене үтерү) буенча гаепле, дип табылды. Суд һәм...
-
Музейда “Туган як табигате” залы эшли
Лениногорск шәһәренең Туган якны өйрәнү музеенда "Туган як табигате" залы эшли башлады. Мәктәп яны лагеренә йөрүче балаларга махсус интерактив программа әзерләгәннәр. Аның барышында урман һәм далада яшәүче хайваннар белән танышырга, чишмә суы белән юынырга, балык тотарга була. Музейга иң беренчеләрдән булып 4 нче мәктәп лагерендә ял итүче укучылар һәм "Алый...
-
Руль артында исерек икәнсең – төрмә
Юл хәрәкәте кагыйдәләре хәмер кулланып руль артына утыручыларга да, җәяүлеләргә дә катгыйланды. Аракы эчеп рульгә утыру - төрмәгә "юллама". Автомобиль сөючеләр игътибарындагы төп үзгәрешне шулай атыйк. Бу ни дигән сүз? Әлегә кадәр алкоголь эчемлек кулланып машина йөрткән яки медицина теркәлүеннән баш тарткан өчен административ җаваплылыкка тарткан булсалар (бер юлга 30...
-
Лениногорскида дүртенче каттан бер бала егылып төшкән
Кичә Лениногорск шәһәре, Шашин урамындагы бер йортның 4 нче катыннан 1 яшь тә 3 айлык бала егылып төшкән. Бәхеткә, ул исән һәм хәзерге вакытта реанимациядә.
-
Берәүнең өеннән шартлаткыч матдә тапканнар
Әлмәтнең 39 яшьлек кешесе порошоксыман матдне металл банкада саклаган. Шәхси тикшерү үткәргәндә полиция хезмәткәрләре тапкан әлеге матдәгә экспертиза үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча, анда 200 грамм авырлыкта төтенсез пироксилинлы дары - шартлаткыч матдә саклануы билгеле була. Әлмәтнең әлеге кешесе элек тә хөкем ителгән була инде. Аңа карата канунсыз корал саклаган өчен...
-
Котырган төлке һәҗүме
Әлеге коточкыч хәл Чувашия республикасы Порецкий районының Кудеиха авылы янында булган. Елга буенда уйнап йөргән 14 яшьлек кыз балага һич көтмәгәндә төлке ташлана. Бер тапкыр тешләп алса да, төлке качып китәргә җыенмый - киресенчә, икенче кабат кызга ташлана. Бу юлы инде кыз бала да куркып калмый. Каян кыюлык тапкандыр, ул...
-
Хәерле көн, дуслар! Уңышлар сезгә...