2 август 2015 яңалыклары
-
Бер гаилә гөмбә ашап агуланган
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче бер гаилә кичә кич белән авыр хәлдә хастаханәгә шалтырата. Алар кичке ашка кыздырылган гөмбә ашап агулана. Бәхеткә, табиблар вакытында ярдәм күрсәтә, барысы да исән. 75 яшьлек ир-ат белән 45 яшьлек хатын-кызга башка ярдәм кирәкмәсә, 11 һәм 17 яшьлек балаларны тикшерү дәвам итә. http://www.tatpressa.ru/
-
Баланы машинада караучысыз калдырган өчен штраф кертелә
Россиядә 14 яшькә кадәрге баласын машинада караучысыз калдырган әти-әниләрне 100 мең сумга кадәр штрафка тартмакчы яки 1 елга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итмәкче булалар. Россия Дәүләт Думасының бер депутаты шундый тәкъдим белән чыккан. Аның сүзләренә караганда, Административ хокук бозу кодексына 11.143 маддәсен ("Баланы транспорт чарасында калдыру") кертү кирәк. Канун проектында аңлатылганча,...
-
Лениногорскилылар өчен тавыш бирик
1 августта "Минем яраткан илем" балалар иҗат бәйгесе старт алды. Лениногорскилылар өчен тавыш бирик. Җиңүчеләр тавыш бирү нәтиҗәсе буенча 30 августта билгеләнә. Тавыш бирү шартлары: - вступить в группу "Нечкэбил"; - зайти в фотоальбом "Моя любимая Родина"; - поставить лайк; - голосовать нужно только в фотоальбоме! - репост приветствуется! http://vk.com/photo-38301179_375819692
-
Лениногорскида быел җиде спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк
Соңгы елларда республика президент программасы нигезендә уку йортлары янына универсаль спорт мәйданчыклары урнаштырыла башлады. Шәһәребездә алты шундый мәйданчык бар инде. Былтыр көз 11 нче гимназия янына да урнаштырып тантаналы төстә ачып җибәргәннәр иде. -Укучылар бик яраттылар аны, -ди 11нче гимназиянең укыту эшләре буенча директор урынбасары Венера Сәмигуллина. -Һава торышы яхшы...