"Язылыгыз. Бер миллион сум уйнатам..."
Соңгы арада Интернетта, аеруча социаль челтәрләрдә, танылган артистлар, блогерлар, конкурс үткәреп, бүләкләр яки акча тарата. Ул уеннарның шартлары да гади: әлеге бүләкне отар өчен аларның социаль челтәрендәге сәхифәләренә язылырга гына кирәк, ә алар җиңүчеләрне махсус программа аша билгели.