2 сентябрь 2015 яңалыклары
-
500 сум төрткән өчен 25 мең сум түләргә?!
Агымдагы елның июль аенда автомобильдә баручы Илдус Шәкуровны ДПС хезмәткәрләре документларын тикшерү өчен туктата. Баксаң, аның ОСАГО полисы юк икән. Инспектор административ хокук бозу турында беркетмә төзи башлый. Шәкуров беркетмә төземәсен өчен инспекторга 500 сум ришвәт төртә. Әмма полицейский аннан баш тарта. Шулай итеп эш судка барып җитә. Шәкуров үз...
-
Җир астыннан ике хатын-кыз җәсәде табылган
Авылдашлар 2,5 метр тирәнлектә ике гәүдә калдыкларын казып чыгара. Бу хәл Биектау районы Чепчеги авылында була. Хатын-кыз һәм бала җәсәде бик күп елар элек күмелгән булырга мөмкин. Тикшерү бара.
-
Яңа уку елыннан икенче чит ил теле – мәктәп программасының мәҗбүри фәннәре рәтендә
Яңа уку елыннан икенче чит ил теле беренче мәртәбә мәктәп программасының мәҗбүри фәннәре рәтенә кертелгән. "1 сентябрьдән 5нче сыйныфлар яңа стандарт буенча укуга күчә. Анда икенче чит ил теле мәктәп программасының мәҗбүри элементы буларак теркәлгән", - дип белдергән РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов "Российская газета"га биргән интервьюсында. Министр...
-
Бүген Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн
2 сентябрьдә илебездә федераль закон нигезендә 2010 елдан бирле Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану көне билгеләп үтелә. Кешелек тарихындагы иң канкойгыч һәм ике дөньякүләм хәрби-сәяси коалиция арасындагы иң зур сугыш 1939 елның 1 сентябреннән 1945 елның 2 сентябренә кадәр - 6 ел дәвам иткән. Нәкъ менә шушы көнне Япониянең берсүзсез капитуляцияләнүе...
-
Шофер балалы хатынга юл бирмәгән
Юл һәлакәте бүген иртән була. Коляска белән юлны чыгып барган балалы хатынга Audi Q7 шоферы юл бирми. Нәтиҗәдә хатын төрле имгәнүләр белән сырхауханәгә озатыла. Балага бернидә булмый. Бу хәл Түбән Камада була. Тикшерү бара. http://www.almet-rt.ru/
-
Лениногорск районында урып-җыю 85 процентта башкарылган
2 сентябрь мәгълүматына караганда, районда урып-җыю эшләре барлык мәйданның 85 процентында башкарылган. Шушы көнгә барлыгы 56 мең 750 тоннадан артык бөртеклеләр суктырып алынган. Уртача уңыш гектарыннан 18 центнер чыга. Шикәр чөгендере алуга да керештеләр. 2 сентябрьгә 7 мең 920 тонна әлеге техник культура казып алынган. Аның уртача уңышы центрыннан 300...
-
Беренче сыйныфка 950дән артык бала укырга керде
Көзнең һәм аның белән бергә Яңа уку елының башлануын белдереп, җиз кыңгырау чылтырый. Ул мәктәп бусагасын әле яңа гына атлап кергән сабый балаларга да, инде мәктәптә соңгы елын укучыларга да бердәй тәэсир итә: күңелләрне кытыклап каядыр ашкындыра, йөрәкләрдә әллә нинди өметләр уята. Шәһәребезнең 4нче мәктәбе ишегалдында да сентябрьнең иртәсе күңелле...
-
Татарстанда ике балыкчы баткан
Чистай ягының бер районында ике балыкчыны эзлиләр. 31 август көнне төнлә өч ир-ат Кама елгасына балык тотарга китә. Кинәт көймәләре каплана. Бер балыкчыны күреп алып коткаралар, ә калган икесе 52 яшьлек ир-ат һәм 26 яшьлек егет бата, дип яза "События". http://www.tatpressa.ru/
-
Яр Чаллыда 3 тонналы алма пирогы пешергәннәр
Күптән түгел Яр Чаллы шәһәрендә 3 тонналы алма пирогы пешергәннәр. Ул "Россиянең рекордлар китабына" кертелгән. Аның диаметры 10 метр булса, авырлыгы 3 тонна. Аны пешерер өчен 7312 йомырка, 1,1 тонна шикәр, 362 килограмм май, 450 килограмм он, 1,7 тонна алма кулланганнар. Өске ягын Татарстан Республикасы гербы белән бизәгәннр. Алма пирогы...
-
Сәидә Мөхәммәтҗанова: "Татар театрын яратам"
Җәйнең соңгы көнендә Г.Камал театры Республика көне уңаеннан "Мәхәббәт FM" спектаклен тәкъдим итте. Залда утыручылар арасында очраклы рәвештә "Голос. Дети" проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанованы очраттым. Тамаша тәмамлангач та, Сәйдә хис-кичерешләрен белдерергә теләп, спектакльнең төп героен уйнаган Эмиль Талипов янына сәхнә артына ашыкты. "Эмиль абый, сез шундый оста итеп уйнадыгыз! Миңа...
-
Әлмәттә ит урлыйлар
Ямаш авылыннан 45 яшьлек бер ир төнлә ишеген ватып кереп, ашханәдән 15 килограмм ит урлаган. Полициянең дежур бүлегенә Ямаш авылындагы ашханә мөдире шалтыратып, ит югалуы турында хәбәр итә. Ачыкланганча, карак төнлә ишекне ватып кергән дә 15 кг ит урлап чыккан. Килгән зыян 4 мең сум чамасы тәшкил итә. Әлмәт полициясе...
-
Лениногорскида һава торышы: салкын, яңгыр явуы көтелә
Лениногорскида бүген, 2 сентябрьдә болытлы көн. Температура көндез +11, +14 градус булса, төнлә +10, +6 градус кына булачак. 3 сентябрь көнне шулай ук болытлы көн булачак. Урыны белән яшенле яңгыр явуы ихтимал. Температура көндез +11, +14 градус булса, төнлә +9, +8 градус кына җылы. 4 сентябрь көнне болытлы көн. Температура...