2 октябрь 2015 яңалыклары
-
Бүген - елмаю көне!
Бүген, 2 октябрь көнне - елмаю көне! Әйдәгез, барыбыз да елмаеп яшик!!!
-
Лениногорск фатирларына җылылык бирә башладылар
Бүгенге кебек салкын, яңгырлы көндә шәһәрлеләр "их, мичне генә кабызып җибәрсәң иде" дип еш әйтәдер. Ләкин өшеп утырырга туры килмәс, мөгаен. Бүген фатирларга җылылык бирә башладылар. Кайткач, жылы торбага кулны куеп, жылыначакбыз, Алла бирсә. Быел сентябрь ае бик җылы булганлыктан, ягу сезоны соңрак башланды.
-
Лениногорск районында бер укучыны бәрдергәннәр
1 октябрь көнне 2000 елгы Зеленая Роща мәктәбе укучысын Яңа Иштирәк ягыннан Спиридоновка авылы ягына барган машина бәрдерә. Укучы балага бернинди ярдәм күрсәтмичә гаепле кеше кача. Шуны да әйтергә кирәк, кыз бала юл кагыйдәсен үтәп бара, сумкасында караңгы вакытта яктыртылыр өчен лента да куелган була. Бәхеткә, кыз бала исән, ләкин...
-
Татарстан укытучылары бердәм форма киюгә күчәрме?
Татарстан укытучылары үзләренә бердәм форма уйлап тапкан. Әлегә мондый эксперимент республикабызның бер мәктәбендә генә булдырылгын, дип яза «Комсомольская правда». Данлыклы Иж-Бубый мәктәбе укытучылары бар Татарстанны гаҗәпкә калдырды - иң беренчеләрдән булып тоттылар да бердәм формага күчтеләр. 1 сентябрь Белем көне линейкасында, тарихта берече мәртәбә, мәктәп укучылары да, укытучылар үзләре дә...
-
Юл аша чыкканда телефоннан сөйләшүчеләрне штрафка тартачаклар?
Депутатлар җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен юл йөрү кагыйдәләре тагын да кырысрак булырга тиеш, дигән фикердә. Калининград өлкә думасы депутатлары, махсус кичү урыннарыннан чыкканда телефоннан сөйләшүче җәяүлеләрне штрафка тартырга чакыра. Канун проекты эшләнелгән инде. Документтан аңлашылганча, кагыйдә бозучы җәяүлеләрне 500 сум штрафка тартмакчылар. Кагыйдә бозу көйләнелми торган юл чатында бозылса,...
-
Сез сәгать телләрен күчерү яклымы?
Без инде сәгать телләрен күчерүгә ияләнеп беткән идек. Тормышлар да ничектер шуңа карап үз көен алган иде. Вакытны күчерми башлагач, кыенлашты. Күпчелек кеше вакытны бер сәгатькә алга күчерергә кирәк, бу электр энергиясен экономияләргә, халык куркынычсызлыгын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, ди. Ә сез ничек уйлыйсыз? Әйдәгез, фикерләрегезне языгыз.
-
Эшсезлек пособиесе артырмы?
2016 елга эшсезлек буенча исәптә торучыларга түләнә торган пособие үзгәрешсез калыр дип көтелә. Минималь түләү 850 сум, максималь пособие исә 4900 сум булачак. Әйтергә кирәк, әлеге саннар инде ничә ел үзгәрми. Әмма аның артуын да көтәргә кирәкми. Илдәге икътисадый кризис пособиеләрне арттыруга каршы төшәчәк, ди белгечләр. http://www.almet-rt.ru/
-
"Ак Барс"та яңа уенчы
Казанның "Ак Барс" командасы 22 яшьлек һөҗүмче Андрей Чибисов белән килешү төзеде. Андрей Чибисов быелгы сезонны Ханты-Мансийскиның "Югра" командасында башлады. Ул үз карьерасында "Шахтер" (Прокопьевск), "Тюменский Легион" (Төмән), "Рубин" (Төмән), "Югра" (Ханты-Мансийск) командалары өчен уйнарга өлгерде. Уенчы өчен "Югра"га акчалата компенсация түләнгән. Аның төгәл суммасы әйтелми. Быел Чибисов "Югра" өчен...
-
YouTube сайты октябрьдән түләүле була дип язалар...
YouTube сайтының видеохостингы октябрьдән түләүле булыр, дип язылган Интернет челтәрендә. Контентка ия булучыларга порталдан куллану өчен яңа шартлар инде хат рәвешендә килә башлаган. Аена күпмедер күләмдә акча түләп, видео караучылар реклама һәм белдерүләрне сүндерә алу мөмкинлегенә ия булачак. Актив булган кулланучылар хезмәттәшлек итәргә каршы булса, алар куйган видеоязмаларны карап булмаячак.
-
Лениногорскида бүген салкын, җылырак киенегез
Лениногорскида бүген, 2 октябрь көнне болытлы, салкын җил, яңгыр явачак. Температура көндез +8, төнлә +5 градус. 3 октябрь көнне яңгыр явачак, шулай ук болытлы көн. Температура көндез +11, төнлә +7 градус.
-
Лениногорскида ярминкә була
3 октябрьдә - шимбә көнне Үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак. Үзебездә җитештерелгән азык -төлек: ит-бәрәңге, сөт продуктлары, яшелчә, бал һәм башкалар булачак. Кышкылыкка алып калырга тырышыгыз. Иртәнге сәгать 8 дә башлана. Үзешчән артистлар концерт та куячак. Рәхим итегез!