2 октябрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида ике юл һәлакәте булган
Беренчесе - 14 сәгать 20 минутта М.Җәлил урамында, икенчесе - кичке 8 ләр тирәсендә Заводская урамында. Икесендә дә ике машина бәрелешкән, сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр ачыклана, дип хәбәр итә республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты. Фото министрлык архивыннан
-
Урдалыда яшәүче Аделина Минәхмәтова әтисе белән менә нинди балык тоткан
Безнең өчен, "Көзге муллык"- ул салкын көндә, зур балык тоту", дип язып җибәргән безнең электрон почтага Урдалы авылыннан беренче сыйныф укучысы Минәхмәтова Аделина Альбертовна. -Балыкны әти белән кармакка тоттык. Дүрт кармак иде: бер кармакка 3 тапкыр эләкте, берсе 2 кг, икесе 1,5 кг иде, бик тәмле булды.
-
Казанда җир убылган
Казанның Заслонова һәм Әмирхан Еники урамнары чатында асфальт юл ишелгән. Шул тирәдә яшәүчеләр тирәнлеге ике метрга якын зур чокырны агач һәм такта кисәкләре белән әйләндереп алган. һәр начарлыкның бер яхшы ягы була дигәндәй, әлеге куркыныч хәл машиналар сирәгрәк йөри торган вакыт - кичке якка туры килгән. Зыян күрүчеләр юк. http://intertat.ru/
-
Лениногорскида трамплиннан сикерү буенча чемпионнар ачыкланды
Лениногорскида ял көннәрендә трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышы буенча республика беренчелеге һәм чемпионаты үтте. Открытое Первенство и Чемпионат по лыжному двоеборью. В номинации мальчики 2005г.р и моложе 1 место занял Мухаметвалеев Рафаэль (шк.№8), 2 место - Жаков Максим (шк.№12).Среди девочек в номинации 2005г.р. и моложе победительницей стала Шарипова...
-
Лениногорскилылар да шалтырата ала
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә 2016 елның сентябрендә "8(843)293-24-68 Ышаныч телефоны" - мөнәсәбәтләрендә кризис кичерүче, аерылышырга карар кылган гаилә парларына психологик ярдәм күрсәтүче махсуслаштырылган хезмәт эшли башлады. Әлеге хезмәтнең максаты булып гаилә иминлеген пропогандалау, аерылышулар санын киметү, гаилә һәм никах институтын ныгыту тора. Гаиләдә нинди генә...
-
Лениногорскиның "Ихлас" мәчетендә ислам нигезе дәресләре башланды
«Ихлас» мәчетендә бүгеннән традицион ислам нигезләрен өйрәнү дәресләре башланды. Ул рус һәм татар телләрендә алып барыла. Кызыксынучылар өчен телефоннар: 8(85595) 5-10-10/ 89178563077 .
-
Әлмәттә яңа фонтан ачылган
Кичә Әлмәттә яңа фонтан ачылды, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" сайты. Ул драмтеатр бинасы артында урын алган. Төрле төсләрдә чагылучы җырчы фонтан үзенең матурлыгы белән җәлеп итә. http://www.almet-rt.ru
-
Шөгердә Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм үтте
30 нчы сентябрь көнне Шөгер авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне унаеннан оештырылган "Бер яшьлектә-бер картлыкта" дип исемләнгән кичә булып узды. Кичә башында авыл жирлеге башлыгы Р.Н. Гафиятуллин өлкәннәрне котлады. Аларга бәхетле картлык, кунел тынычлыгы теләде. Мәдәният йортында оештырылган ял концерты дәртле биюләр, котлау сузләре һәм матур жырлар белән өлкәннәребезнең күнелләрен...
-
Республиканың иң алдынгы авыл хуҗалыклары исемлегендә Лениногорскидан да берәү бар
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча, 2016 нчы ел нәтиҗәләре буенча үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча югары күрсәткечләргә ирешкән хуҗалыклар арасында Лениногорскидан да берәү бар. Ул -Лениногорская" агрофирмасы, аның игенчелектә дым һәм ресурсларны саклау технологияләрен актив рәвештә гамәлгә кертүе билгеләү үтелгән. http://tatar-inform.tatar
-
Бүген безне нәрсә көтә?
2 октября 2016 года не будет изобиловать яркими событиями. Первая половина дня пройдёт под знаком многочисленных служебных забот. Вечером, в момент отсутствия других развлечений, можно заняться пассивными видами отдыха, помечтать или пофилософствовать. Гороскоп на 2 октября Овен: Овны сегодня смогут отыскать новые источники доходов. Перспективное предложение, которое поступит вам в...