2 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Юлтимер балалары өчен кызыклы очрашу
1 ноябрь көнне Юлтимер авылы мәдәният йортында шәhәр киночелтәре җитәкчесе Любовь Липатова hәм «Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ» Лениногорск филиалы начальнигы Зөлфия Рахманова катнашында авыл балалары белән очрашу булды. Зөлфия Мөдәрис кызы - юлларда балалар катнашында күп фаҗигалар булу сәбәпле 2016 елны «Игътибар балалар» дигән очрашулар үткәрелүе...
-
Лениногорскида көзге каникулларда юлда йөрү кагыйдәләрен катгый тикшерәчәкләр
28 октябрьдән 6 ноябрьгәчә белем бирү учреждениеләрендә дәүләт автомобиль инспекциясе "Көзге каникуллар" дигән чаралар үткәрә. Әлеге чорда ДАИ хезмәткәрләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләренә контроль арттырылачак. Бигрәк тә транспортта балаларны тиешенчә йөртүгә игътибар биреләчәк. Каникулларда балалар еш кына үз иркенә калдырыла, тик саклык кагыйдәләрен онытмасыннар иде, ди инспекторлар.
-
Мөэмин -Каратайга шагыйрә Гөлфия Исхакова кайтты
Туган ягы кирәк кешегә Тумышы белән Мөэмин-Каратайдан булган, инде бүгенге көндә Воткинск шәһәрендә яшәп, иҗат итүче танылган шагыйрә, чәчмә әсәрләр остасы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, әле күптән түгел Саҗидә Сөләйманова исемендәге мәртәбәле премиягә лаек булган Гөлфия Исхакова туган авылына кайтып, авылдашлары белән очрашты. Хәзерге көндә халык китапны аз укый, шигърият...
-
Яңа елдан машина бәяләре арта
Яңа елдан автомобиль бәяләре 5-7 процентка артырга мөмкин. Ел башыннан алып яңа машина бәяләре уртача 7 процентка арткан. Mazda һәм Toyota бәясе 10-11 процентка үскән, ә Skoda - 10 процентка. Ford якынча - 9 процентка. Hyundai һәм Kia автомобильләре бәяләре 7-8 процентка, Nissan, Mitsubishi һәм VW якынча 7 процентка кыйммәтләнгән....
-
Лениногорск әниләре, сезнең өчен конкурс!
Әниең белән селфи яса һәм приз от Әниләр көне уңаеннан, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе "Әниең белән селфи" дигән фотоконкурс үткәрә. Фотолар 20 ноябрьгәчә кабул ителә. Җиңүчеләрне бүләкләү әниләр бәйрәме көнендә Мәдәният сараенда узачак бәйрәмдә булачак. Фотоларны :molodezhka.ludmsit@mail.ru адресына җибәрергә яисә www.vk.com/club59362316 страничкасына куярга.
-
Лениногорскида теннис уйнадылар
24-30 октябрь аралыгында шәһәребезнең Теннис Холлында теннис буенча "Республика ачык беренчелеге" узды. Турнирга көч сынашырга 12 яшьлек һәм аннан яшь булган 60 спортчы Мәскәү, Самара, Тольятти, Уфа, Киров, Омск, Казана һ.б. шәһәрләрдән килгән иде. Турнир ачылган көнне теннисчыларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Лениногорскиның Теннис федерациясе Президенты Рөстәм Хөснетдинов, "Теннис Холл"...
-
Күрше районда юл һәлакәтендә ике бала зыян күргән – фото
Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Юл һәлакәте Ямаш авылы янында көндезге 10нан соң булган. «Ссанг Йонг» һәм «Джили» автомобильләре бәрелешү аркасында дүрт кеше зыян күргән, алар арасында хатын-кыз һәм ике бала да...
-
"Әни янында рәхәт" бәйгесендә яңа конкурсант: Лениногорскидан Зөлфирә Габитова
Зөлфирә Габитова әнисе белән төшкән фотосын җибәргән. Сез дә үз фотоларыгызны zaman5@yandex.ru, яки "Заман сулышы"ның ВКонтактедагы страничкасына юллагыз. Көтеп калабыз!
-
Кышкы резина кулланмасаң, 2 000 сум штраф түләргә әзер бул
1 ноябрьдә, Русия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов төбәк юлларында һәлакәтләр темасына багышланган матбугат конференциясендә Русия Дәүләт Думасында 1 декабрьдән 1 мартка кадәр транспорт чараларында, һичшиксез, кышкы резина файдаланылырга тиешлеге турында закон каралышта булуын искә төшереп үтте. «Резинаның нинди хәлдә булы контроль техник күзәтү инспекторы...
-
Көн фотосы
Бу егетне өйләрендә бик сагынып көткәннәр. Менә ничек каршы алалар: Лениногорскилылар, сез дә үз Көн фотогыз белән бүлешегез! zaman5@yandex.ru адресына фотолар көтеп калабыз!
-
2017 елга балалар бакчаларына түләүнең уртача күпме булуы билгеле
Татарстан Министрлар Кабинетында мәктәпкәчә дәүләт учреждениеләрендә ата-аналар балаларын йөрткән өчен уртача түләү бәясе расланды. Карар республика Премьер-министры тарафыннан имзаланган һәм республиканың хокукый документлар рәсми порталында басылып чыккан. Хисап мәктәпкәчә дәүләт учреждениесенең ничә сәгать эшләвенә һәм күпме балалар йөрүенә нигезләнеп ясалган. Тәүлегенә 10,5 сәгать эшләүче балалар бакчасына айлык түләү, 3 тән...
-
Бәйгебезгә күрше районнан Ленара һәм Руслан Хикматулиннар кушылды
Ленара белән Руслан Хикматулиннар Әлмәт районы Кама-Исмәгыйл авылыннан. Руслан 3 нче, Ленара 2 нче сыйныфта укыйлар. - Әниебезнең исеме Альбина, ул мәктәптә эшли, безне тәмле ашата, - дип язганнар балалар. Мин әнигә булышам, Зур буларга тырышам. Әни янында рәхәт!
-
Лениногорскилылар, 2 ноябрьгә Йолдызнамә
Овен: Овнам 2 ноября удастся одержать громкую победу в интеллектуальной викторине или в спортивном соревновании. Всё, что вы сумеете сегодня достичь, заметно поднимет вашу самооценку и станет залогом вашего отличного настроения. Телец: Чтобы провести этот день с максимальной пользой для себя, Тельцам необходимо отказаться от консервативности. Не бойтесь вести себя...
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!