2 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов авыл җирлеге башлыклары белән очрашты (фотолар)
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов кабинетында авыл җирлеге башлыклары белән киңәшмә үтте. Анда авыл җирлекләрен үстерү һәм авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү турында сүз барды. Һәр авыл башлыгын шәхси тыңладылар. Алар хисап тотты: анда халык саны һәм яшәү сыйфаты, җирлек проблемалары һәм үсеш перспективаларына тукталдылар. Милек һәм транспорт салымын түләү турында...
-
Галимнәр салкын суда коенырга киңәш итә
Салкын су сәламәтлек өчен бик файдалы. Тик организм чыныкмаган килеш бозлы суга ташланырга ярамый. Моны акрынлап эшләргә кирәк. Салкын су нерв системасын тынычландыра, кешедә ихтыяр көче тәрбияли һәм кандагы кислород концентрациясен арттыра. Шулай ук, ул чәч һәм тире торышына уңай йогынты ясый. Моннан тыш, кан йөрешен яхшырта һәм организмның төрле...
-
Лениногорскилылар, сез беләсезме: нинди юрган яхшырак?
Медиклар мамык юрганны өнәми, дисәк, гаҗәпкә калмассызмы? Татар бит инде ул гомер-гомердән, борынгы заманнардан бирле өстенә шуны ябынып йоклаган. Махсус бизәкле я булмаса чәчәкле-чуклы корамадан тегелгән, сырган мамык юрган тәнне генә түгел, җанны да җылыткан, эшләп арыгач, изрәтеп йоклаткан лабаса. Ә табиблар аны кире кага, ул - компресс, һава үткәрми,...
-
Габделфәт Сафин татар теле турында "текә" җыр яздырган (ВИДЕО)
Гәбделфәт Сафин "Бөек татар" исемле җыр яздырган. Видеоны караучылар: "Габделфәт абый, син текә!" - дип язган. Сез дә карагыз: http://matbugat.ru/news/?id=20497
-
Яшь лениногорскилыларга паспорт тапшырдылар (фотолар)
Бүген, 2 ноябрьдә, 14 яше тулган егерме лениногорскилыга паспорт тапшырдылар. Тантана шәһәрнең туган якны өйрәнү музеенда узды. Анда миграция бүлеге начальнигы Лилия Юнысова һәм "Күпфункцияле үзәк" җитәкчесе урынбасары Айрат Хәбиров катнашты. Туган якны өйрәнү музее хәбәр итә.
-
Татарстанның ветеринар табибы AgroSkills чемпионатында икенче урын алды
30 октябрь-1 ноябрь көннәрендә Ставропольдә "AgroSkills" һөнәри осталык чемпионаты узды. "Ветеринария" белгечлеге буенча оештырылган әлеге ярышларда катнашкан Татарстан вәкиле мактаулы икенче урынга лаек булды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте. "AgroSkills" - авыл хуҗалыгы тармагында "WorldSkills" дөнья стандартлары буенча үткәрелә торган чемпионат. Анда 18-28...
-
Лениногорскилылар, билге куярга онытмагыз!
Кыш таулар артында түгел, менә-менә килеп җитәчәк. Машиналы кешеләргә тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырырга вакыт. Хәзер тәгәрмәчләрен алыштырган һәр водитель арткы тәрәзәсенә махсус билге ябыштырырга тиеш. Югыйсә - 500 сум штраф. "Шипы" билгесе кызыл өчпочмак рәвешендә була, уртасына кара "Ш" хәрефе төшерелгән. Фигураның бер ягы 20 сантиметрдан да ким булмасын. http://kiziltan.ru/budni/8364-bilge-kuyarga-onytma.html фото:...
-
Магнит давыллары көтелә
Бу көннәрдә җирнең магнит кыры чагыштырмача тыныч. 3 ноябрь көнне аеруча сизгер кешеләр баш авыртуы, хәлсезлек тоярга мөмкин. 7, 8 ноябрь көннәрендә көчле магнит давыллары көтелә. Сәламәтлеккә карата аеруча игътибарлы булу сорала. http://shahrikazan.com фото: https://go.mail.ru/search_images?fr=chvbm7.1.30&gp=812210&q=%D0%BC%D0%B0%D0%B3%D0%BD%D0%B8%D1%82%D0%BD%D1%8B%D0%B5%20%D0%B1%D1%83%D1%80%D0%B8%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=6821259304850182453
-
Лениногорскида кулланучылар өчен "Ачык ишекләр көне" узачак
9 ноябрьдә Роспотребнадзорның Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнары буенча территориаль идарәсе актлар залында кулланучылар өчен "Ачык ишекләр көне" узачак. Ул бөтендөнья сыйфат көненә көненә багышлана, адресы: Лениногорск шәһәре, Менделеев урамы, 37нче йорт (санэпидемстанция бинасы). Чара сәгать 14. 00 дән 16.00 гә кадәр булачак. Анда республика дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт органы һәм...
-
Пенсия арта
1нче апрельдән социаль пенсияләр 1,5 процентка индексацияләнә. Бу карарны Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган. Пенсияләрне апрельдән индексацияләү тәкъдиме белән 28нче февральдә Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы чыккан. Коэффициентны 2016нчы елда (8081 сум) һәм 2015нче елда (7965 сум) пенсионерның яшәү минимумы мәгълүматларына нигезләнеп билгеләгәннәр. http://shahrichalli.ru/ фото: https://go.mail.ru/search_images?fr=chvbm7.1.30&gp=812210&q=%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE%20%D0%BF%D0%B5%D0%BD%D1%81%D0%B8%D1%8F&frm=web#urlhash=811658513618017086
-
Киләсе Яңа ел өстәлендә нәрсәләр булырга тиеш?
Киләсе елның хуҗабикәсе ризык темасына килгәндә таләпчән түгел. Шулай да Яңа ел бәйрәменә әзерләнгәндә билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Көнчыгыш культурасы белгечләре сүзләренчә, Сары Җир Эте бик игелекле һәм саран түгел. Табында мәҗбүри тәртиптә тавык, күркә яисә үрдәк ите булырга тиеш. Итнең сөяге булуы бик мөһим нәрсә икән. Боларны бәрәңге,...
-
Лениногорскилылар, сак булыгыз: интернет мошенниклар
Бүгенге көндә интернетсыз яшәүне күпләр күз алдына да китерә алмый. Товар һәм төрле хезмәтләргә заказ бирү, эш табу һәм башкалар... Шомафилар шуннан шома файдалана да инде. Төрле сайтлар аша алар сәүдә оешмалары, предприятиеләр вәкилләре исеменнән товарлар, төрле хезмәтләр тәкъдим итәләр, шул исәптән, эшкә урнаштырырга ышандыралар. Гражданнар исә әле килеп җитмәгән...
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!
фото: https://go.mail.ru/search_images?fr=chvbm7.1.30&gp=812210&q=%D0%B4%D0%BE%D0%B1%D1%80%D0%BE%D0%B5%20%D1%83%D1%82%D1%80%D0%BE%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=3616759702449927173