3 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Район егетләре хоккей уйнады
Бүген Шөгер мәктәбе хоккей кортында район мәктәпләрендә укучы егетләр очрашты. Барлыгы биш - Шөгер, Иске Шөгер, Куакбаш, Зәй-Каратай һәм Зеленая Роща авылларыннан килгән командалар үзара көч сынашты. Ярышны мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Сәмигуллин ачып, егетләргә уңышлар теләде. Көн бик җилле булуга карамастан, үз командалары өчен җанатучылар да шактый килгән иде....
-
Лениногорскида җылыта
Бүген Татарстанда һава температурасының 0 градкска кадәр күтәрелүе көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, бүген безне аязучан болытлы һава торышы көтә. Юеш кар, пыскаклап яңгыр явачак. Урыны белән буран. Юлларда сак булыгыз - көчле бозлавык һәм кар "боткасы". Җил көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан исә. Аның тизлеге көчәючән - секундына 19 метрга җитәчәк. Лениногорскида 4...
-
Шөгер мәктәбе укытучысы Әлфия Хасмөхәммәтованың юбилее
Хөрмәтле апа булып эшенә килә, бетмәс-төкәнмәс мәктәп гамәлләрен, йөзләрчә шәкерте язмышын иңенә салып соң гына өенә кайтып керә ул. Сүзебез гомер көндәлегенә ике "5"ле куелган, бүгенге көндә Шөгер мәктәбендә милли тәрбия буенча директор урынбасары булып эшләүче Әлфия Хасмөхәммәтова турында. Ул тумышы белән Нурлат ягыннан, аның да әле чишмәле, тау-урманлы Кәкре...
-
Лениногорскиның Үзәк мәйданында балалар өчен бәйрәм
4 гыйнварда 11.00 сәгатьтә Үзәк мәйданда балалар өчен бәйрәм үтә. "Исәнме, Яңа ел!" бәйрәм чарасына көтеп калабыз. Килми калмагыз.
-
Салатлар ясыйм дисәң!
"Кыш бабай" салаты Кирәк булачак: 200 г.сыер ите, 200г. тавык ите, 200г. кыяр, 100г. сыр, 1 болгар борычы, 2 зәйтүн җимеше, 4 йомырка, 1 "Черри" помидоры, майонез. Әзерләү: Тавык итен, сыер итен, кыярны нәзек һәм озынча итеп турарга, сырны вак угычтан уарга, гөмбәне турарга һәм кыздырырга. Тәлинкәгә Кыш бабайның башы...