3 март 2015 яңалыклары
-
Урмышлы апалары чәчәк ясый башлаган
Урмышлы авылы китапханәсендә "Мәңге яшисе килә" ветераннар клубының чираттагы утырышы үтте. Ул - якынлашып килүче хатын-кызлар көненә багышланып, авылда яшәүче апаларны бергә җыйды. Китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләп оештырган чарада авыл апаларының кул эшләреннән бәйге үткәрергә булганнар. Урмышлы апалары кыш көне эшсез ятмый икән: чиккән, бәйләгән, ясаган матурлыктан өстәл тулды....
-
Лениногорскида Мәснәви Хәертдинов истәлегенә мемориаль такта куелды
Татарстанның халык рәссамы, шәһәребездә генә түгел, республиканың көньяк-көнчыгышында рәсем сәнгате үсешенә зур өлеш керткән Мәснәви Хәертдинов истәлегенә мемориаль такта куелды. Ул әлеге бөек рәссамның исемен йөрткән балалар рәсем сәнгате мәктәбе диварына беркетелгән. Тантанага шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, республика рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама...
-
Хатын-кызлар хөрмәтенә өч көн рәттән ял итәбез
Мартта Татарстан халкы өч көн рәттән - 7,8 һәм 9 мартта ял итәчәк. Өстәмә ял, якшәмбегә туры килгән 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бирелә. Шулай итеп, Россия Хезмәт кодексы буенча ялга туры килгән бәйрәм көн 9 мартка күчерелә. Календарьга күз салсак, быел 243 эш көненә 122 ял көне...
-
Лениногорск базарында 3 март көненә бәяләр
Лениногорск шәһәре базарында азык-төлек продукциясенә бәяләр түбәндәгечә (килограммнарда һәм сумнарда): Апельсин - 90 сум Виноград (кызыл) - 250 сум Банан - 115 сум Гранат - 140 сум Хөрмә - 150 сум Мандарин - 100-150 сум Алма - 80-90 сум Груша - 130-150 сум Йомырка - 50-65 сум Суган - 45...
-
Тычкан авыруына караганда, ВИЧ-инфекция күбрәк ачыкланган
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе соңгы вакытта тычкан авыруы һәм ВИЧ-инфекция ачыклануга кагылышлы мәгълүматлары белән уртаклашты. 20-26 февраль көннәрендә Татарстанда тычкан чиренең 13 очрагы теркәлгән. Исемлектә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Югары Ослан, Лениногорск районнары бар. 19-25 февральдә Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 26 очрагы ачыкланган. Аерым...