3 март 2016 яңалыклары
-
Лениногорск районында юл һәлакәте булган
Бүген кичке бишләр тирәсендә Шөгер-Бәкер юлында юл һәлакәте теркәлде, дип хәбәр итә МЧС сайты. Анда ике машина бәрелешкән, зыян күрүчеләр юк. Фото һәлакәт урыныннан
-
Оныкларын көчләүче бабай 15 елга утыртылды
Яшел Үзәндә 2008 һәм 2009 елгы кызчыкларны көчләгән 49 яшьлек иргә карата хөкем карары чыгарылды. Исегезгә төшерәбез: 2013-2014 елларда бабай үз оныкларын көчли һәм бу хәлләрне видекамерага төшерә. Суд педофилны 15 елга каты режимлы колониягә хөкем итте, дип яза almet-rt.ru.
-
Тәрәзәдән бер егет егылып төшкән
19 яшьлек егет алган имгәнүләреннән урында ук үлгән. Социаль челтәрдә урнаштырылган Түбән Камада Химиклар проспектындагы 90 нчы йорттан бер яшь ир-атның егылып төшүе турындагы хәбәрдә болар хакында сөйләнә. Вакыйга урынына полиция һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре дә килгән. Чыганак:http://www.almet-rt.ru/tt/hbrl/item/13874-t
-
Лениногорскилылар сорау бирә ала
9 мартта Росреестр идарәсенең Лениногорск бүлекчәсендә 08.00 - 17.00 сәгать аралыгында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "кайнар телефон линиясе" оештырыла. Лениногорскилылар Росреестр белгечләренә күчемсез милекне теркәү, ана капиталын куллану һәм башка сату-алу, бүләк итү, ипотека белән бәйле сорауларын бирә алалар. Телефон: 5-44-59.
-
Түбән Камада кыз баланы кыйнаган ир-атны тотканнар
Түбән Каманың полиция хезмәткәрләре спорт мәктәбенә бару юлында 12 яшьлек кызны кыйнауда шикләнелүче ир-атны тоткарлаган. Ул шәһәрдә яшәүче 70 яшьлек ир-ат булып чыккан. Ул үз гаебен тулысынча таныган, ә кызга ташлануын начар кәефтә булуы белән бәйләп аңлаткан. Моңа кадәр аның хокук бозганы булмаган, сәламәтлеге белән бәйле рәвештә бернинди исәптә дә...
-
Лениногорскилылар - «Созвездие-Йолдызлык” фестивале җиңүчеләре (фотолар)
Ике көн буена шәһәребез Мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык - 2016» республика фестиваленең сайлап алу туры үтте. Анда алты районнан меңнән артык катнашучы чыгыш ясады. Җиңүчеләрне 2 мартта үткән гала-концертта бүләкләделәр. Беренче урын алучылар: Арутюн Акопян - Номинация «Вокал-соло» Азат Кашапов - Номинация «Конферанс» «Сервиназ» вокаль ансамбле - Номинация «Вокальные ансамбли» «Пируэт»ның...
-
Әлмәттә янгын, үлүче бар
Бүген иртән 5 тулып килгәндә Әлмәт шәһәрнең Зәй тыкрыгында шәхси йорт януы турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә йортның түбәсе һәм эче яна торган була. Хуҗа өй эчендә аның хатыны булуын әйтә. Сигезенче яртыларда янгыннан калган хәрабәләрне актарганда 1958 елгы хуҗа ханымның мәетенә тап булалар. Янгынның сәбәбе электр җиһазларын монтажлаганда...
-
Иң яхшы эксперт-криминалистика хезмәткәре Лениногорскида эшли
Әлеге хезмәткәрләр арасында узган һөнәри бәйгедә ачыкланган ул. Республика эчке эшләр министрлыгы тарафыннан февраль аенда бүлекчәләрдә эшләүче эксперт-криминалистлар арасында һөнәри осталыкка конкурс узды. Ул 2 этапта үтте. Финалда ун хезмәткәр катнашты. Нәтиҗәдә, Лениногорск эчке эшләр бүлегенең өлкән эксперты, полиция майоры Ольга Филиппова икенче урынны алды. Сүз уңаеннан, әлеге һөнәр ияләре...
-
Колшәрип тимер юлында коточкыч юл һәлакәте
Бүген иртән Әлмәт районы Колшәрип тимер юлын чыгу юлында берьюлы 30 машина бәрелешә. Фура зур тизлек белән килеп шлагбаумны җимерә һәм ВАЗ-2110 машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, тимер юлда көтеп торган ВАЗ-2107 машинасы юл чатына төшә, тагын утызга якын машинага зыян килә. "Унлы" шоферы шунда ук үлә. Авыр йөк машинасының тормозлары...
-
Биатлон яратучылар өчен файдалы мәгълүмат
Лениногорскилылар, бүген Дөнья чемпионаты башлана, карарга онытмагыз. Ул 3-13 мартта Норвегиянең Холменколлен шәһәрендә уза. Бүген безнекеләр катнаш эстафетада көч сынашачак. Аны "1 Канал" һәм "Матч. Арена" каналларыннан 17 сәгать 30 минутта карарга була. Безнекеләрдән Екатерина Шумилова, Екатерина Юрлова, Евгений Гараничев һәм Антон Шипулин йөгерәчәк, атачак. Уңышлар телик. 5 март көнне...
-
Бәйрәм табынына тавык тутырырга мөмкин
1 тавык, 8-10 йомырка, 200 грамм сөт яки сөт өсте, тәменчә тоз-борыч кирәк. Әлеге ризыкны әзерләү өчен тавыкның тиресе ертылмаган булуы шарт. Бармак белән җайлап кына тавыкның муен, арка, түш, бот тиресен иттән аерабыз, ярган җирен җеп белән тегеп куябыз. Аерым савытка йомырка сытабыз, тоз-борыч сибеп, сөт яки сөт өсте...
-
5 яшьлек бала үлгән әнисе янында берничә сәгать утырган
Бу коточкыч хәл Удмуртиядә була. Үткән атна шимбәсендә хокук сакчылары Воткинск шәһәре янындагы юл кырыенда туктаган автомобиль эчендә 36 яшьлек хатын-кыз мәетенә тап була. Аның кырыенда утырып торган бала да була. Тикшерүчеләр әйтүенчә, бу җинаятьтә ире гаепләнә. Алар гаиләсе белән кунакка барырга чыккач ир белән хатын арасында бәхәс чыга, ярсыган...