3 май 2016 яңалыклары
-
Лениногорск кибетенә бомба куйганнар?
18:30 да Шашин урамындагы "Магнит" кибетенә (Иске гастроном) шәһәрнең барлык ашыгыч хезмәтләре -скорая, МЧС, горгаз, полиция-җыела. Аларга кибеттә шикле пакет табылуы турында хәбәр иткәннәр, тикшерү барышында берәүнең пакетка салынган курчагын калдырып китүе ачыклана. Чыганак:http://www.leninogorsk-rt.ru/the-news/item/15618.html
-
Лениногорскида балалар мәйданчыгын тартып алдылар дип зарланалар
Әлеге хәбәр күптән түгел "Халык контроле"ндә пәйда булды. Анда шәһәребезнең 7 нче микрорайонындагы яшәүче бер ханым балалар мәйданчыгын тартып алып, анда яшәүчеләрне кисәтмичә, йорт төзергә җыеналар дип зарлана. -Хәзер инде анда койма тотып алдылар. Ни өчен безнең балаларның хокуклары бозыла? Әлеге йортта 12 яшькә кадәрле 56 бала яши, - дип...
-
Илсөябез кайда ял итә?
Эстрадабызның үзенчәлекле җырчысы Илсөя Бәдретдинованың Казанда өч бүлмәле фатир алуы турында хәбәр иткән идек инде. Бу көннәрдә җырчы өенә яңа җиһазлар алган, матур гөлләр утырткан. "Күптән әйтелгән нәзеремне тормышка ашырдым - яңа нигездә Коръән ашы укыттым. Өем тагын да ямьләнеп киткән сыман булды", - ди Илсөя. Май бәйрәмнәрендә Илсөя Бәдретдинова...
-
Иртәгә Лениногорскида азрак җылытычак
Яңгыр да әз генә явачак, дип вәгъдә итә синоптиклар. Интернет челтәрендәге мәгълүматларга караганда, иртәгә иртәнге якта 9 градус җылы булса, төштән соң һава 16 градуска кадәр җылыныр дип көтелә. Алдагы көннәрдә яңгырлар туктый,һава температурасы 16-18 градуска кадәр җылытачак. Җил дә тынычлына төшәчәк. Шифалы яңгырлардан көннәр дә җылытып җибәрсә, бөтен нәрсә...
-
Лениногорск һәм Бөгелмә бала тудыру йортлары чистартуга ябылачак
Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында безнең һәм бөгелмә шәһәрендәге бала табу йортларының чистартуга ябылу графигы бар. Андагы мәгълүмат буенча Бөгелмәдә ул 5-26 августта булачак, Лениногорскида анда тәмамлангач, 29 август - 11 сентябрьдә дезинфекция үткәрү планлаштырыла. kazanfirst.ru фото - http://donnews.ru
-
4 ел элек югалган ирне тапканнар. Үле килеш...
Урманда аның җәсәде берничә ел яткан. Бавлы районы урманында авыл кешесе мәеткә тап була. Озак ятканга күрә аның шәхесен билгеләү кыен була. Казан экспертизасы тагын ачыклык кертергә тиеш. Покров-Урустамак авылы халкы исә җәсәд моннан дүрт ел элек югалган бер карт бабайныкы булырга тиеш дип фаразлый. http://www.almet-rt.ru
-
Зәй-Каратайда шәҗәрәләр төзү бәйгесенең җиңүчеләрен билгеләгәннәр (фото)
Нәсел агачыңны белү, тамырларыңны эзләү - һәммәбезнең изге бурычы. Шушы изге бурычны үтәү нисбәтеннән безнең мәктәптә «Шәҗәрә ул- үткәннәрдән киләчәккә тәрәзә" исемле истәлекле очрашу кичәсе узды һәм шәҗәрәләр ясау бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бу кичәгә кадәр укучыларның үз нәсел агачларын төзергә өйрәтү дәресен Әлфия апа Ямаева һәм "Тамырлар" фонды директоры Марат...
-
Иске Шөгердә "Шөгер ракеткасы" турниры узган (фотолар)
30 апрельдә Шөгер егетләре өстәл теннисы ярышына җыелды, дип хәбәр итте мәдәният йорты хезмәткәре Динара Гумилевская. Алар шундый шундый молодцы: үзләре уйнап, үзләре нәтиҗәләләрне санап, дүрт сәгать дигәндә "очына чыктылар". Катнашучылар арасында безнең авыл, Керкәле, Зеленая Роща егетләре бар иде. "Бу традицияне югалтмаска, озакка сузмыйча бер-ике айдан кабатларга", дигән нәтиҗәгә...