3 июнь 2015 яңалыклары
-
Лениногорскида ишегалды лагерьлары эшли
7, 11, 13 нче территориаль җәмгыятьчелек үзидарәләре үз территорияләрендә балалар өчен җәйге лагерьларны ачып җибәрделәр. Алар иртәнге 9 дан 15 сәгатькәчә дүрт смена эшлиячәк. 7,11,13 нче ТОС - 01.06-14.06.2015 (9:00-15:00) Шашина урамы, 53,55 Ленинградская, 53 1,8,12,9 нчы ТОС- 15.06-28.06.2015 (9:00-15:00) Менделеев урамы, 35 Шашин урамы, 53 С. Разина ур, 2...
-
Авыл Сабантуйларына чакырабыз
Хөрмәтле лениногорскилылар! 6 июнь көнне барыгызны да Авыл Сабантуйларына чакырабыз. Бөтен авылларда иртәнге сәгать 10.00 да башлана. Танылган артистлар да булачак. Әлеге татар халкының милли бәйрәме туганнар, дуслар белән күрешү, аралашу мөмкинлеге бирә. Бил алышырга, капчык белән сикерергә, чүлмәк ватарга, колгага менәргә була. Моның өчен бүләк тә бирәчәкләр. Рәхәтләнеп күңел...
-
Якташыбызның өр-яңа клибы
Федотовка кызы Людмила Аланлы үзенең өр-яңа клибын дусларына тәкъдим итте. "Су буйларында йөрдем" дигән җырга төшерелгән ул. Әлеге җырга көйне Людмила үзе шагыйрә Рәмзия Габделхакова сүзләренә язган. Бик матур килеп чыккан әлеге клип, карагыз.
-
4 нче каттан егылып исән калган
Әлеге хәл Мамадышта булган. Ике яшьлек бала 4 нче каттагы фатирның тәрәзәсеннән егылып төшкән. Хәзерге вакытта зыян күргән сабый Чаллы хастаханәсендә дәвалана. Аның җилкә сөяге сынган. Хәле канәгатьләнерлек, ди табиблар. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан көнне малай өйдә абыйсы белән була. Анысы берничә минутка бүлмәдән чыгып торган вакытта, малай тәрәзә...
-
Баланы ялгызын калдырганга – 5 мең сум штраф
Бала хокуклары буенча РФ Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Павел Астахов якын көннәрдә хөкүмәт карамагына Административ хокук бозу кодексына үзгәрешләр кертү турындагы канун проекты тапшырырга җыена. Бала хокуклары өчен көрәшүче вәкил, сабыйларын үзләрен генә фатирда һәм машинада бикләп калдырган әти-әниләрне административ җаваплылыкка тартып, 5 мең сум штраф түләтергә кирәк, ди. Павел...