3 июнь 2016 яңалыклары
-
Быел черки белән ничек көрәшергә? (файдалы киңәшләр)
Күпләр, быел черкиләр аеруча күп, дип зарлана. Кайберәүләр, алар элеккегә караганда да усалрак кебек, дип өсти. Бигрәк тә авыл җирендә яшәүчеләргә көн күрсәтми алар. Кич белән урамга чыксаң, тешләүләренә түзәрлек түгел. Черкиләрдән котылу өчен санитар эшкәртү эшләре алып барыламы, дип, без Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге җитәкчесе...
-
Сарабиккол Сабан туена җырчы Равил Галиев килә
Сарабиккол авылында Сабантуй 4 июнь, шимбә көнне, узачак. Җырчы Равил Галиев килер, дип көтелә.
-
Алабугада тәрәзәдән егылып төшкән 4 яшьлек кыз аңына килгән
Алабугадагы әлеге фаҗигале хәл узган атнада булды - 4 яшьлек кыз бишенче каттан егылып төшкән иде. Авыр хәлдә Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән кыз бала аңына килгән. Сабый инде якыннарын таный һәм алар белән сөйләшә дә башлаган. Дөрес, ул әле дә хастаханәнең реанимация бүлегендә дәвалана. Тәүлек буе янында әнисе кизү...
-
Лениногорскида балалар спорт мәйданчыгы ачылды (ФОТОЛАР)
Шәһәрнең Гагарин урамы, 3нче йорт ишегалдында балалар мәйданчыгы ачылды. Биредә ике төрле спорт корылмасы һәм нәниләр уйнар өчен яңа җиһазлар, качельләр урнаштырылган. Балалар "машина", "күпер", "кое" формасында ясалган уен җиһазларын үз иттеләр. Йорт ишегалдына чыккан сабый-балаларны "Мини-маус" белән "Кнопочка" рәхәтләндереп төрле уеннар уйнатты, яхшы кәеф бүләк итте. Әлеге мәйданчык уртак...
-
Шөгер Сабан туена Илназ Минвәлиев килә
Бәйрәм элеккечә - Иске Шөгер белән Бәкер авыллары уртасындагы урман аланында узачак. Башлану вакыты иртәнге сәгать - 10.00. Бәйрәмне Раил Гыйззәтуллин алып барачак. Казаннан җырчы Илназ Минвәлиев киләчәк. Быел "Лениногорская агрофирма"сы алдынгы хезмәткәрләрне Шөгер Сабан туена җыеп бүләкләячәк. Оештыручылар яңа уеннар да булачак дип вәгъдә итә. Бик күңелле булырга охшаган....
-
Куакбашта мунча янган
Кичә бердәм диспетчерлык хезмәтенә кичке бишләр тирәсендә Куакбаш авылында мунча януы турында хәбәр килә. Аны Түбән Чыршылы һәм Куакбаштагы янгын сүндерү автомобиле ярдәмендә сүндерәләр. Янгынның беренчел сәбәбе- мич якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәмәү, янгын аркасында зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә Лениногорск буенча янгын күзәтчелеге бүлеге Әгәр янгын чыгуын...
-
Лениногорск бакчачыларына файдалы киңәшләр
- Күкәй кабыгы кәбестә кортын куркыта. Кәбестә авырулары һәм корткычларына каршы көрәшү өчен күкәй кабыгы ватылмаган булырга тиеш, ягъни аның эчендәгесен тишек ярдәмендә генә агызып алырга кирәк. Кабыкны киптереп, кәбестә үскән һәр төп янына берәр таякчык куеп, шуңа кидерәсез. - Ә менә тузганак бакча культураларын тукландыра. 1,2 килограмм тузганак яфрагы...
-
Чик бозучы бөҗәкләрне "кулга алганнар"
Чувашия Республикасының Батыр районына кайтартылган чүлмәктәге азалия һәм роза гөлләреннән Татар төбәкара ветлаборатория белгечләре калифорния трипсты (Frankliniella occidentalis) йомыркаларын тапканнар һәм бу турыда Чувашия авыл хуҗалыгы күзәтчелек органнарына хәбәр иткәннәр. Трипс яфраклы үләннәргә качып килә һәм туфракка күчеп уңдырышлылыкны киметә, җиләк-җимешләрнең формасына зыян сала. Мондый чакырылмаган кунакларны вакытында тотып "карантинга...
-
Лениногорск көрәшчеләре җиңеп кайтты
Бөгелмәдә грек-рим көрәше буенча узган бөтенроссия турнирыннан лениногорскилылар бик күп призлы урын алып кайтты. Үз авырлыкларында: 1 урында - Седов Тимофей 2урында - Звонарев Артем Өченче урында: Мухаметханов Роман Сәмигуллин Ленар Маилян Артур Вафин Айнур Октябрьск шәһәрендә узган турнирда да катнашып, урыннар алдылар. Менә ул призерлар: 2 урында - Низамов...
-
Һава шарлары ярдәмендә банкоматны шартлатканнар
Берәү банкоматны үзенчәлекле юл белән шартлаткан. Уфадагы "Открытие" банкының банкоматын "чистарту" өчен ул зур һава шарларында алып килгән газны кулланган. Хәзерге вакытта урында тикшерү-оператив төркеме эшли. Җинаятьчене эзлиләр. http://www.almet-rt.ru
-
Лениногорскилылар өчен 3 июньгә Йолдызнамә
День начнётся удачно. Можно рассчитывать на новые знакомства, удачные покупки, успешные манипуляции с внешним видом. Вечер стоит посвятить отдыху, желательно не слишком расточительному. Так же стоит уделить внимание любым видам водных процедур. Овен: Сегодня прекрасный день для налаживания связей как в любви, так и в дружбе или работе. Даже простой...
-
Лениногорск районында юл һәлакәте, берәү үлгән
Кичә 16 сәгать 15 минутта Лениногорск - Чирмешән юлының 55нче километрында юл һәлакәте булган. «Лада Калина» машинасын йөртүче төп юлдан килүче машинага юл бирми һәм «Форд Фокус» автомобиле белән бәрелешә. «Лада» автомобилен йөртүче алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән, ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган, дип хәбәр итә республика буенча ЮХИДИ идарәсе...
-
Лениногорскилылар, зонтикларыгызны алырга онытмагыз. Кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 3 июньдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Синоптиклар фаразлавынча, республикада төнлә явым-төшем күзәтелми. Көндез урыны белән бераз яңгырлар көтелә. Тотрыксыз талгын җил исә. Татарстанда һава температурасы төнлә - 3-8, көнбатыш районнарда - 10 градус җылы булачак. Көндез исә 23 градуска...
-
Хәерле җомга иртәсе белән! Эш атналарыгыз уңышлы тәмамлансын!