3 июль 2015 яңалыклары
-
Кояшта кызынуның файдасы һәм зыяны (киңәшләр)
Кояш астында йөрүнең файдасы күп, тик кайчан йөрергә кирәклеген генә онытмагыз. Аның дәвалау үзенчәлеге Гиппократ заманыннан билгеле. Гелиотерапия - кояш нуры белән дәвалау шул чордан килә. Кояш нуры -бактерияләрне юк итә. Авыл кешесе юкка гына гомер-гомергә җәй көне бөтен урын-җирен урамга ташып, коймаларга элеп киптерми. Бу - бик яхшы гадәт....
-
Берәүне үлән чапканда ток сугып үтергән
Өй каршында кичен электр чапкычы белән үлән чабып йөргән 30 яшьлек ир-атны ток сугып үтергән. Самарада булган әлеге хәлгә яңгыр яву сәбәпче булган, дип фаразланыла. Яңгыр явуга карамастан, әлеге ир-ат үлән чабуын дәвам итә. Ток сугуга аның яланаяк булуы да сәбәпче булгандыр, мөгаен. Ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр килеп җиткәнче ул инде...
-
11 бала анасын машина бәрдергән
Юл-траспорт һәлакәте кичә 22:30 сәгатьтә, Казанның Восстания урамындагы 20 нче йорт каршында була. Әлеге хәлнең шаһитлары әйтүенчә, Cadillac машинасы артка таба шулкадәр югары тизлектә чигенә ки, әлеге хатын-кыз 7-8 метрга читкә оча. Шаһитлар сүзенә караганда, хатын-кыз башта исән була әле. Тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы чакыртылса да, берничә минуттан аның...
-
Лениногорскилылар урамда китап укый
Тукай урамында (колоннада артында) җәйге уку залы эшли башлады. Атнага ике тапкыр - пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре оештыра аны. Анда китаплар карап була, шулай ук әңгәмә һәм викториналар үткәрәләр. Ачык һавада китап укырга, журналлар карарга рәхим итегез!
-
Корылык гадәттән тыш хәл режимына сәбәпче булды
Июнь аенда Татарстанда коры һәм кызу һава торышы урнашты. Республика басу-кырларының инде айдан артык тиешле күләмдә явым-төшем күргәне юк. Җитмәсә, озакка сузылган корылык яшәешнең башка тармакларына да, кеше сәламәтләгенә дә начар йогынты ясарга сәләтле. Әлеге вәзгыятьне күздә тотып, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика районнарының яртысыннан күбесендә гадәттән...
-
Лениногорскилылар чәчәк үстерә беләме (ФОТОЛАР)
Шәһәрдә үзенең тирә-ягын гел карап торучы оешмалар бар. Җәен матур-матур чәчәкләр үстерәләр, фантазияләрен эшкә җигеп, әллә нәрсәләр уйлап чыгаручылар бар. Тик алар бик аз, шуларның берничә белән танышыгыз. 5 нче мәктәп "Мир подарков" кибете яны Туган якны өйрәнү музее
-
Бүген Дәүләт автомобиль инспекциясе (ГАИ) хезмәткәрләре көне
СССРның Дәүләт автомобиль инспекциясе (ГАИ) 1936 елда оешкан. Россиядә аны һәр елның 3 июлендә профессиональ бәйрәм итеп үткәреп киләләр. СССР вакытында 1 гыйнварның 1961 елыннан бердәм юл йөрү кагыйдәләре гамәлгә кертелгән.
-
Лениногорск районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә яшел азык әзерләү бара
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә яшел азык әзерләү бара. Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматыннан күренгәнчә, 2 июль көненә 8 мең 570 тонна печән әзерләнгән, шуның 7 мең 780 тоннасы прессланган. 21 мең 676 тонна әзер сенаж бар. Тик әлеге яшел азык планда куелганның яртысы гына. Шулай ук хуҗалыкларда яфрак азык та әзерлиләр,...
-
“Заман сулышы”ннан шикәр һәм он отучылар (исемлек)
"Заман сулышы"ның 25 яшьлек туган көнендә - 1 июльдә газетка язылучылар арасында бүләкләр уйнатырга булдык. Шикәр комын: Мәдхия Фәррахова (Лениногорск, Лермонтов ур., 37); Җәүһәрия Вәлиева (Лениногорск, Шашин ур.,6); Алсу Гарипова (Шөгер); Мәрьям Саярова (Юлтимер); Сәгыйть Ногманов (Тимәш) отты. Он хуҗалары: Илгизә Билалова (Урдалы); Галибә Бадыйкова (Куакбаш); Җәмилә Ильясова (Лениногорск, Кутузов...