3 август 2016 яңалыклары
-
Көчле җил, бозлы яңгыр көтелә...
Татарстан синоптиклары һава торышы бозылу турында кисәтә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе 4-5 августта Татарстанның кайбер районнарда яшенле яңгыр һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчәючән җил булуы хакында хәбәр итә. 4 август көннең икенче яртысында һәм кич, 5 август төнендә урыны белән, аеруча республиканың көнбатыш районнарында, секундына 25...
-
Күрше районда зур янгын ( фотолар)
Узган атна көндезге икеләр тирәсендә Чирмешән районы Туймәт авылында янгын чыгып, бер гаилә йортсыз кала. Ут абзардан чыккан дип фаразлана. Йортсыз калган пенсионер өеннән бер нәрсәләрен дә ала алмаган. Барысы да тиз арада көлгә әйләнгән. Каралты бөтенләй янып бетсә дә, яңа төзегән мунча исән калган. Көчле ут алар күршесендәге өйнең...
-
Кавын һәм карбызны ничек сайларга?
Кавын -Үлән исе килеп торган кавын өлгермәгән була. Җылыда, көн үзәгендә аның исе ныграк сизелә. -Суккалаганда тонык тавыш чыкса, кавын өлгергән. -Сабак очы тулысынча кипкән булырга тиеш. -Кавынның тышы йомшак булу бозыклыгын искәртә. "Колхозница" - зур булмаган түгәрәк кавын. Бу төре юлда килгәндә дә өлгереп җитә. Эче сары, баллы, кайчагында...
-
Аномаль эсселек атна ахырына чигенәчәк
Эссе көннәр чигенергә тора. 5 августтан 7 сенә кадәр көндезге температура 25-30 градус булачак. 8-9 августта температура тагын да төшәчәк. Гомумән алганда, августта һава торышы климатик нормадан 1,5 градуска югарырак булачак, явым-төшемнәр исә нормадан азрак булмагае, дип яза "Татар-информ". - Татарстанда соңгы елларда кышкы һәм җәйге температура күтәрелә бара. Шулай...
-
Әлмәттә Нефть югары мәктәбе ачылачак
Проектның төп максаты - институтны Россиянең нефть-газ мәгарифен һәм фәнен үстерү үзәгенә үзгәртү. Аның бурычы - Россия нефть тармагы өчен көндәшлеккә сәләтле белгечләр әзерләүне, шулай ук яңа белем һәм технологияләр булдыруны тәэмин итү. http://intertat.ru/
-
Лениногорскида төсле фонтан эшли
Шәһәрдә яңа ЗАГС бинасы янында төсле фонтан эшли. Аны узган ел ясаннар иде, тик быел гына эшләтеп җибәрделәр. Фонтан кич белән төрле төсләргә керә, башта бер төстә генә янып тора, аннан төсләрне алыштыра. Лениногорскилылар рәхәтләнә фотога төшеп, кич белән ул тирәдә ял итеп йөрүчеләр шактый.
-
Карагай күлендә берәү батып үлгән
Кичә, 2 августта районыбызның Урдалы авыл җирлегенә караган Карагай күлендә бер кеше батып үлгән. Бер төркем яшьләр су керергә дип килгән, берсе суга чумуга юкка чыккан. Аннан соң коткаручыларны чакырганнар, алар гына тартып чыгарган. Беренчел фаразлар буенча, батып үлүче Самара өлкәсеннән килгән, Лениногорскида техникумда укучы 18 яшьлек егет. Иптәшләре әйтүенчә,...
-
Лениногорскида түбән сулыкта кызу эш өсте (фотолар)
Лениногорскиның түбән сулыгында соңгы әзерлек эшләре гөрли. Бүген ТОС кызлары да үз өлешләрен кертте: газоннардагы чүп үләннәрен утады, ташларны җыйды. Шәһәребез чиста һәм матур булсын!
-
Диплом эшләрен плагиатлыкка тикшерәчәкләр
2017 елдан Россия уку йортлары студентларның диплом эшләрен интернетка элә башламагае. Шул рәвешле аларны плагиатлыкка тикшерәчәкләр, дип хәбәр итә «Известия». Интернетны үстерү институты каршында эшләп килүче «Интернет+образование» оешмасы эшче төркеме шундый проект өстендә эшли. Аларның сүзләренчә, проект Мәгариф министрлыгында башлангыч хуплау тапкан. Диплом эшләрен без «Антиплагиат» компаниясе ярдәмендә тикшерәчәкбез. Максатыбыз...
-
Алмадан желе да ясарга була
Кирәк: 3,5 кг алма; 1,5 л су; 2,400 г чамасы шикәр комы (1 л сутка 1,200 г шикәр). Эш барышы: Алмаларны юып, берничә кисәккә бүләбез һәм өстенә су коеп, талгын утта 2 сәгать пешерәбез. Әледән-әле болгаткалап алабыз. Пешкән алманы ике катлы марляга салып, табак өстенә элеп куябыз. Кул белән сыгарга...
-
Август аена йолдызлар нәрсә вәгъдә итә
2016 елның август ае күпләргә уңай хис-кичерешләр бүләк итәчәк. Җәй ахырына якынлашканда, кайберәүләр тормышларын үзгәртергә омтылыр, яхшы нәтиҗәләргә ирешер. Сәламәтлеккә аерым игътибар бирергә тырышыгыз. Көчсез иммунитетлы кешеләр август аенда салкын тидерергә мөмкин. Календарьдә август булса да, көзге һава торышы үзен сиздерер. Кучкар. Кучкарларга эштә бик игътибарлы булырга киңәш ителә. Югыйсә...
-
Августта бер көн өстәмә ял итәбез
30 августа ял итәчәкбез. Республика көне уңаеннан, 30 август ял көн буларак игълан ителде. Ул сишәмбе көнгә туры килә. Дүшәмбе көнне - 29 августта исә эш вакыты бер сәгатькә кыскара. http://intertat.ru/tt/
-
Бүген Лениногорскида, шулай ук, кызу көн көтелә
Эсселек чигенергә ашыкмый әле. Интернеттагы синоптиклар фаразлавы буенча, бүген шәһәр һәм районда кызулык 30 лар тирәсе булачак, төнлә белән 19 градуска кадәр төшәчәк. Алдагы көннәрдә дә яңгыр көтелми, температура 29лар тирәсе булыр, диелә.