3 октябрь 2013 яңалыклары
-
Лениногорск тәрбиячеләренең бурычы – ике телдә аралашырга өйрәтү
Мәктәпкә барганда, бала ике дәүләт телендә - татарча да, русча да аралаша белергә тиеш. Республика җитәкчелеге балалар бакчасы тәрбиячесе алдында шундый бурыч куйды. Аны гамәлгә ашыруда нинди эшләр башкарыла? Татар теле тәрбиячеләренең муниципаль методик берләшмә җитәкчесе Галия Әһлиева белән очрашкач, шул хакта әңгәмә кордык. -Белүемчә, хәзер мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар...
-
Лениногорск укучылары –“Тамчы шоу” бәйгесендә
Түбән Чыршылы мәктәбенең VI сыйныф укучылары - Илсаф Вафин, Илсөяр Зыятдинова, Ленар Шәйхетдинов "ТНВ" каналында баручы "Тамчы шоу" бәйгесендә катнашты, дип хәбәр итә әлеге сыйныф җитәкчесе Талига Сәйфиева. Алар Яшел Үзән мәктәбеннән килгән укучылар белән көч сынашкан. Анда Чыңгыз Айтматовның "Беренче мөгаллим" әсәре буенча, төрле илләрнең танылган урыннары, галимнәргә багышланган...
-
Лениногорск мэры өлкәннәр белән очрашты
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, 12 нче округ депутаты, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов әлеге округта яшәүче сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашты, дип хәбәр итә муниципаль берәмлекнең рәсми сайты. Очрашу табын янында барган. Рәгать Галиәгъзәмович өлкән буын кешеләрен бәйрәм белән котлап, аларның шәһәр үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдергән, яшьләрне үз үрнәкләрендә...