3 октябрь 2016 яңалыклары
-
Конкурсыбызда яңа катнашучы: Урмышлы мәктәбе
"Көзге муллык" конкурсына Урмышлы мәктәбе кушыла. Укучыларның көзге уңыш алу өчен ничек тырышып эшләүләрен күрегез. Атна ахырына конкурска фотолар кабул итү туктала, тавыш бирү башланачак. Катнашырга өлгерегез.
-
Гөлназ Сәфәровага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде
Казанда "Татар радиосы"ның 15 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Әлеге тантана кысаларында радио хезмәткәрләренә мактаулы исемнәр дә бирелде. Әйтик, радионың танылган алып баручысы Гөлназ Сәфәровага татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Бу турыда Гөлназ үзенең социаль челтәрдәге битендә болай дип язган: "Тыйнак эшчәнлегемне олы бәяләгән...
-
Лениногорск мәчетендә өлкәннәрне хөрмәтләделәр (фотолар)
Лениногорск мөхтәсибәте мәчеткә йөрүче өлкәннәрне, имам-хатыйб һәм олы яшьтәге актив хатын-кызларны Өлкәннәр көне белән котлады. Әлеге чарада көньяк-көнчыгыш районнарның казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин да катнашты. Кунаклар өчен табын әзерләнгән иде. Аларга истәлек бүләкләре һәм күчтәнәч салынган пакетлар тапшырылды. Бәйрәмне оештырырга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез, дип язалар...
-
Лениногорскида “Казан өчен тавыш бир” акциясе үтте (фотолар)
Бүген нефть монументы янында «Казан өчен тавыш бир" акциясе үтте. Шулай итеп, лениногорскилылар 2017 елда чыгачак 200 һәм 2000 сумлык кюпураларда Казан сурәте булуы өчен тавыш бирүләрен аңлаттылар. Аның ничек узуын фотолардан карагыз. Зилә Мөдәррисова фотолары
-
Сырлы-гөмбәле аш пешерәбез
Кирәк: * 200 г шампиньон; * уртача зурлыктагы ике баш суган; * 40 г акмай; * 2 аш кашыгы көнбагыш мае; * 200 г эретелгән сыр; * ярты литр сөт; * 0,7 л су; * яшел тәмләткечләр. Әзерләү тәртибе: Суганны ваклап, гөмбәне озынча итеп турыйбыз. Калын төпле казанга көнбагыш мае...
-
Лениногорск районы аша үтүче тимер юлда тепловоз янган
Бүген иртәнге бишенче яртылартирәсендә Елан - Письмянка переездында тепловозга уткапкан.зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә МЧС сайты. Бу әлеге урында ярты ел эчендә икенче шундый янгын.
-
Бәйгедә Ләйлә Бабаева катнаша, атна ахырында фотолар кабул итү туктатыла, ашыгыгыз
Шөгердән Ләйлә Бабаева әти-әниләре белән бик мул кабак уңышы җыйган. Сездә үз уңышларыгыз белән төшкән фотоларыгзны салыгыз. "Заман сулышы"ның ВКонтактедагы страничкасына, яисә zaman5@yandex.ru электрон адресына юллагыз.
-
Конкурсыбызга Карагай авылыннан Миләүшә Әхмәтова кушылды
Карагай авылында яшәүче Әхмәтова Миләүшә Альберт кызы менә нинди кабаклар һәм суганнар үстергән.
-
Лениногорскилыларны 3 октябрьдә безне ниләр көтә?
Овен: Овнам 3 октября предстоит сосредоточиться на решении финансовых вопросов. В первой половине дня ваше настроение будет омрачено крупной ссорой с коллегами. Сегодня вам следует тщательно обдумывать свои слова и постоянно контролировать эмоции. Телец: Первая половина дня для Тельцов будет наполнена многочисленными волнениями на работе. После полудня ситуация изменится к...
-
Күрше шәһәрдә җиде кешене талпан тешләгән
Бөгелмәдә җиде кешене талпан тешләгән, дип хәбәр итә «Бугульминская газета». Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, биш кеше медикларга мөрәҗәгать иткән, алар үзләрендә талпаннарны урманга гөмбәгә барып кайтканнан соң тапканнар. http://shahrikazan.com/
-
Хәерле иртә!Эш атналарыгыз уңышлы башлансын!