3 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Айгөл Вәлиуллинадан фасольле салат
Салат әзерләү өчен 1 банка кызыл фасоль, ысланган тавык ите, яшь кыяр, суган һәм майонез кирәк булачак. Тавык итен шакмаклап, кыяр белән суганны озынча турыйсың да, фасоль кушып майонез белән бутыйсың һәм салат әзер дә була.
-
Бер ир-атны үгез сөзеп үтергән
69 яшьлек ир-атны асраган үгезе сөзеп үтергән, дип хәбәр ителә http://www.tatpressa.ru сайтында. Алабуга районындагы бер авылда була бу хәл. 69 яшьлек ир-ат 1 тоннага якын үгез асраган. Аны суярга җыенган булган. Үгезне киртәгә кертергә теләп куа башлаган. Ләкин үгез котыра башлаган, хуҗасына баштан мөгезләре белән төрткән, аннары таптаган. Хуҗа кеше...
-
Лениногорск кызлары “Калейдоскоп” фестивалендә катнашып кайткан
Октябрь аеның соңгы көннәрендә шәһәребездә эшләп килүче "Ровесник" яшүсмерләр клубына йөрүче кызлар һәм егетләр Казанда үткән "Калейдоскоп" фестивалендә катнашкан. Алар төрле конкурсларда, викториналарда катнашып, "Лениногорск" җырын башкарган. "Кечкенә илем" номинациясендә беренче урынны яулаган. Аларга сертификат һәм диплом бирелгән.
-
Суши-роллга хөкем карары чыгарылган
Аш-су әзерләп мәшәкатьләнергә теләмәгән кешеләр бүген өйгә япон ризыгы - суши-роллар китертергә күнекте. Ноябрьдә узучы Европа сыйфат атналыгы кысаларында, Татарстанда әлеге популяр ризыкларның сыйфатын тикшерделәр. Бу уңайдан, халык куллану товарларының сыйфатын тикшерү белән шөгыльләнүче Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре пешкән дөге һәм диңгез продуктларыннан әзерләнүче суши-ролларның пробаларын Казандагы бөтен танылган...
-
Абау! Бабай әбинең башын чапкан
Узган төндә бер гаиләдә коточкыч фаҗига була. Өлкән яшьтәге бабай 77 яшьлек хатынының башын балта белән чаба. Соңыннан үзе үк полиция чакырта. Бу хәл Казанда була. Күршеләре әйтүенә караганда, әби белән бабай тыныч кына гомер кичергәннәр, әмма бабай элегрәк психик авырудан дәваланган булган. Әби ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче үлгән....
-
"Күке" ана баласын калдырып качкан
25 яшьлек бер ханым үз машинасында өйгә таба кайтып килгәндә юлдан баручы бер кызга игътибар итә. Ул авыр сумкалар һәм күкрәк баласы күтәргән була. Машинадагы ханым туктый һәм ярдәм тәкъдим итә. Әмма яшь балалы кызның барыр җире булмаганлыгы ачыклана. Ханым яңа танышына үзләрендә кунарга тәкъдим итә. Тегесе ризалаша. Ә иртәнгә...
-
Hyundai рейс автобусы ауган: 7 кеше үлгән
Юл-транспорт һәлакәте төнлә М4 "Дон" трассасының 220 нче чакрымында, Узловая шәһәреннән ерак түгел урында булган. Мәскәү-Ереван маршруты буенча хәрәкәт итүче Hyundai рейс автобусы ауган. Гадәттән тыш хәл аркасында 7 кешенең гомере өзелгән, 30лап пассажирның сәламәтлегенә зыян килгән. Автобуста балалар булмаган. Автобус йөртүчесе тән җәрәхәте алмаса да, шок хәлендә, ди. шуңа...
-
Лениногорскида ВИЧ-инфекция йоктыру очрагы теркәлгән
Татарстанда 22-28 октябрьдә ВИЧ-инфекция йоктыруның 27 очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе. Шулай итеп, Казанда шундый 11 очрак теркәлгән, ТР Чаллы һәм Чистай районнарында - 3 әр очрак, Әгерҗе, Буа, Югары Ослан, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Түбән...
-
Лениногорск районы кибетләрендә “ялган” аракы табылган
Лениногорск районы кибетләрендә "ялган" аракы белән сату итүне тикшерүләр дәвам итә. Күптән түгел районның "Родничок" кибетеннән "Белая березка" дип исемләнгән 20 шешә "ялган" аракы, "Зеленый бор" кибетендә "Антисептический" лосьонының 256 флаконы алынган.
-
Төзелештә фаҗига: 48 яшьлек ир-ат үлгән (+фото)
Казанда төзелештә бүген чираттагы фаҗига теркәлде. Р.Зорге һәм Имәнлек урамнары чатындагы 19 катлы йортның тышкы стенасында эш алып баручыларның төзелеш басмасы җимерелгән. Гадәттән тыш хәл бүген төшкә кадәр булган. Фаҗига алдыннан эшче төзелеш басмасында 7 нче кат биеклектә басып торган. Төзелеш басмасы җимерелгән һәм эшче корылма белән бергә өч катлы...
-
Котыру чире котыра...
Татарстанда котыру чире таралу белән бәйле вәзгыять һаман да шактый кискен булып кала бирә. Әлеге куркыныч авыруга каршы җитди көрәш тә уңай нәтиҗәләргә китерми. Быел әлеге авыру очракларының узган ел белән чагыштырганда 4 тапкырга (!) артканлыгы да билгеле. Хәтерләсәгез, агымдагы елның август уртасында Татарстанның төп ветеринария идарәсе республикада котыру чиренә...