3 декабрь 2014 яңалыклары
-
Татарстанда буран көтелә
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә Татарстанда көр явуы көтелә, көндез урыны белән - көчле, шулай ук 1 чакрымга кадәр күз күреме начарланып, буран чыгу ихтималы бар. Республикада көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга җитәчәк көчле җил булачак. Юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары - 10-15 градуска, аязган вакытта...
-
Концертта җырчы Закир Шаһбан да катнашты
Бүген Мәдәният сараенда, инвалидлар көне уңаеннан, мөмкинлекләре чиклеләр концерт куйды. Анда өлкәннәрдән тыш, 14 нче коррекция мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, башка балалар да катнашты. Казаннан Татарстанның атказанган җырчысы Закир Шаһбан килгән иде. Ул татар һәм рус телләрендә сигезләп җыр башкарды. Бүген муниципаль районында 5 мең 700 дән артыграк инвалид яши. Шуның 270...
-
3 декабрь – Билгесез солдат көне
Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән тарихи дата итеп билгеләнгән 3 декабрь - Билгесез солдат көне - яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу өчен бер сәбәп булып торачак. Җиңүнең 25 еллыгын билгеләп үткән елны, 1966 елның 3 декабрендә Билгесез солдат көле Мәскәү янындагы Ленинград шоссесының 41 нче...
-
Йомырка кыйммәтләнде
Бер дистә йомырка бәясе хәзер якынча 60-70 сум тора. Узган атна бәяләре белән чагыштырганда, тавык йомыркасы 10 сумга кыйммәтләнде. Фермерлар сүзләренә караганда, тавык йомыркасына бәя арту Европа валютасы үсүгә бәйле. Долларның үсеше кошлар азыгының, махсус кушылмаларның кыйммәтләнүенә китергән, чөнки бездә мондый азык катнашмалары әзерләмиләр. Яңа елга йомыркага бәя тагын да...
-
Доллар курсы 54 сумнан узды
Бүген иртән Мәскәү биржасында доллар 54 сумнан артты. Евро 67 сумны узып рекордка менде. Рубльнең төшүен Россиянең Үзәк банкы да коткарып кала алмады, дүшәмбе Россия валютасын ныгыту өчен 700 миллион доллар сатты. Нефтьнең бер барреле 71 доллар.
-
“Заман сулышы”на арзанракка язылып була
Бөтенроссия подписка ункөнлеге кысаларында 5 декабрьдән 15 енә кадәр «Заман сулышы»на язылганда ташламадан файдаланырга мөмкин. Нәкъ ун көн бәясе 420 сум түгел, ә 377 сум 94 тиен булачак. "Заман сулышы"на арзанга язылып калыгыз.
-
Мең рәхмәт,әнкәй!
29 ноябрь көнне мәдәният йортында "Мең рәхмәт,әнкәй!" исеме астында Әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әниләрне тәбрикләүне балалар бакчасы нәниләре башлап җибәрде, аннан эстафетаны мәктәп балалары алды. Алар әниләренә күңелле булсын өчен, бөтен белгән талантларын күрсәттеләр: матур итеп әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, дәртле биюләр биеделәр,әниләренә төрле табышмаклар әйтеп,...
-
2015 елда минималь хезмәт хакы күләме арта
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2015 елның 1 гыйнварыннанминималь хезмәт хакы күләмен (МРОТ) 5965 сумга кадәр күтәрү турында законга кул куйды. Шул рәвешле, 2000 елның 19 июнендәге минималь хезмәт хакы турындагы Федераль законының 1 нче маддәсенә үзгәреш кертелгән. Хокукый мәгълүматлаштыру рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, 2014 ел белән чагыштырганда (ул вакытта...