3 декабрь 2015 яңалыклары
-
Урдалы авылы китапханәсендә, инвалидлар көне уңаеннан, “Чын йөрәктән” кичәсе уздырылды
Урдалы авылы китапханәсендә, инвалидлар декадасы уңаеннан, "Чын йөрәктән" дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырылды. Очрашуга авылыбызда яшәүче тумыштан һәм балачактан инвалид булган кешеләр һәм аларның опекуннары чакырылды. Кичәнең беренче өлешендә Фәнис Яруллин һәм Гакыйл Сәгыйровның тормыш юллары, аларның иҗаты турында әңгәмә үткәрелде, шигырьләре укылды. Аннары кичәбез чәй табыны артында үтте. Соңыннан...
-
"Магнит" кибетендә авырлы сатучы эш урынында үлгән
32 яшьлек сатучы ханым ипи бүлегендә үз вазифалары белән шөгыльләнгәндә хәлсезләнеп китә һәм аңын югалта. Волжский шәһәрендәге "Магнит" кибетенә чакырылган медицина хезмәткәрләре аңа ярдәм итәргә өлгерми кала - хатын үлгән була. Хәзер 12 атналык авыры булган ханымның үлем сәбәбен ачыклыйлар. http://www.almet-rt.ru/tt/hbrl/item/12109-avyirlyi-kibetche-esh-uryinyinda-%D2%AFlg%D3%99n.html
-
Сораштырудан читтә калма!
Татарстанда халыкның финанс белеме ни дәрәҗәдә икәнлеген ачыклау максатыннан социологик сораштыру үткәрелә. Әлеге чара Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы каршындагы Ведомствоара эшче төркем ярдәмендә оештырыла һәм финанс базарларындагы законсыз эшчәнлекне кисәтү, ачыклау һәм аларга чик кую мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр әзерләүне бурыч итеп куя. Сораштыру нәтиҗәләре республикада яшәүчеләр арасында бик аз билгеле...
-
Лениногорскиның 3 нче мәктәбендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне үткән (ФОТОЛАР)
1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә Лениногорскиның 3 нче мәктәбендә "SaMoSтоятельные дети" проекты катнашучылары төрле чаралар үткәргән, дип хәбәр ителә 3 нче мәктәп сайтында. 5-8 сыйныф укучылары арасында "Кызыл лента - СПИДка каршы көрәш символы" темасына плакатлар конкурсы үткәрелсә, мәктәп линейкасы вакытында өлкән сыйныф укучылары бер-берсенә кызыл лента...
-
2016 елда лениногорскилылар ничек ял итәчәк? Ял көннәре билгеле
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2016 елда нинди көннәрдә ял итәчәгебез турында календарь җитештерде. Шулай итеп, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар көннәрендә - Яңа ел бәйрәмнәре ялы. 7 гыйнвар көнне - Раштуа бәйрәме. Күчерелгән ял көннәре: 2 гыйнвардан 3...
-
Тагын сәгать күчерү хакында
Иртәгә Татарстанда сәгать язмышы хәл ителәчәк - Дәүләт Советы депутатлары республикада сәгать поясын алмаштыру зарурлыгы мәсьәләсен караячак. Утырыш 14 сәгатьтә башлана. Исегезгә төшерәбез: узган җәй Интернетта берәүләр петиция язып, Владимир Путиннан Татарстанда сәгать укларын бер сәгатькә алга күчерүне сораган иде. Бу инициативага каршы булучылар да аз түгел. Ә сез моңа...
-
«Патшабикә туны» салаты
Кирәк булачак: 4 бәрәңге 150 гр кызыл балык 1 суган Майонез 200 гр креветка 4 йомырка 1 пачка краб таякчыклары Яшелчә 1 банка кукуруз 2 кишер Әзерләү: Пешкән бәрәңгене, кызыл балыкны шакмаклап, суганны, краб таякчыкларын ваклап турыйбыз. Кпреветкаларны тоз кушып 5 минут пешерәбез. Кишерне, йомырканы пешереп вак теркадан чыгарабыз. Салат...
-
Кызыл балыктан «Флагман» салаты
Кирәк булачак: 200 гр кызыл балык 4 йомырка 2 помидор 150гр сыр Майонез Яшел суган 1 гранат Әзерләү: Йомыркаларны пешерәбез, суытабыз, чистартабыз. Йомырка сарысын вак, агын өре угычта уабыз. Сырны да өре угычта уарга кирәк. Кызыл балыкны шакмаклап, помидорларны ваклап турыйбыз. Салат катламлап ясала: 1 кат - кызыл балык 2...
-
Тәмәке сатуны тыялар
Тәмәке сатучыларга карата таләпләрне тагын да кырысландыралар. 2016-2021 елларны үз эченә алган тәмәкегә каршы яңа концепция буенча, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы сату мәйданы 50 квадрат метрдан кимрәк булган кибетләрдә тәмәке сатуны гомумән тыймакчы була. http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/12999-t%D3%99m%D3%99ke-satunyi-tyiyalar.html
-
Лениногорскилыларны Баулыда бүләкләделәр
Безнең районның Керкәле авыл җирлегенә "Шәхси хуҗалыкларда терлек санын арттыруда тәэмин итүгә өлеш кертүе" өчен, ә шушы җирлектә яшәүче "Галимовлар" фермер хуҗалыгына хуҗалыкны нәтиҗәле алып бару өчен Диплом бирелгән. Моны узган атнада Баулыда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә узган авыл кешеләренең хезмәт активлыгын күтәрү буенча зональ киңәшмәдә тапшырганнар. Анда...
-
Хәерле көн, лениногорскилылар! Көнегез уңышлы, кәефләрегез күтәренке булуын телибез!
-
Чирмешән остасы пушка ясаган (фото)
Ату коралының "снарядлары" юк әле. Оста - Сәлимҗан Гамиров якын арада аңа дүрт ядрә әвәләмәкче. Туган як тарихы музее белгечләре әйтүенчә, пушка макетын 16-17 гасырларныкына охшатып ясаганнар. Биредә эшләүче хезмәткәр, һөнәре буенча рәссам Сәлимҗан Гамиров бу эшне әллә ни озакка да сузмаган - агач пушканы бер атна дигәндә өлгертә дә....
-
Өй эше әзерләмәгән өчен улларын кыйнаган
Татарстанда 6 бала атасы булган 39 яшьлек С.С. 2006 һәм 2008 елгы улларын кыйнауда гаепләнә, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты. Укучы балаларда кыйналу эзләрен мәктәптә күреп алалар һәм полициягә хәбәр итәләр. Тикшерү вакытында әти кешенең исерек килеш балаларын даими рәвештә кыйнавы ачыклана. Кыйнау өчен төп сәбәп - балаларның эзерләнмәгән өй...