3 декабрь 2016 яңалыклары
-
Керкәле авылы урамыннан ни ага
Керкәледә клуб кырыендагы урамда мал сидеге,каны ага - ә шул урамда балалар яши бит, дип язып җибәргәннәр безнең вконтактедагы страничкага, фотолар да куйганнар.
-
Лениногорскига танылган боксчы Николай Валуев килде (ФОТОЛАР)
Бүген Лениногорскида зур спорт бәйрәме: бокс буенча халыкара турнир ачылды, кунак булып танылган боксчы Николай Валуев килде. "Яшьлек" спорткомплексында турнирның тантаналы ачылу өлеше булды. Катнашырга килүчеләр төрле төбәкләрдән иде: Казахстан, Уфа, Самара, Казан, Красноуфимск, Әлмәт, Азнакай, Яр Чаллы, Чирмешән, Бөгелмә һәм, әлбәттә, Лениногорск. Катнашучыларны район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, "Шифа"...
-
Юлда һәлакәт: ике кеше үлгән
Әлмәт районында ике кеше үлеменә китергән һәлакәт булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте. Әлмәт - Азнакай трассасының 12 чакрымындагы һәлакәт турындагы хәбәр 112 бердәм диспетчерлык хезмәте номерына 11.15тә алынган. «Фольксваген Поло» һәм 13нче модель "Лада" бәрелешү нәтиҗәсендә илдә җитештерелгән автомобильне йөртүче...
-
Әлмәттә үзенчәлекле музей ачыла
18 декабрьдә Әлмәттә элеккеге универмаг бинасында "Татнефть" инициативасы белән серле дөнья һәм могҗизаларны үз эченә алган музей ачылалак. Швейцариядәге мондый музей зур танылу яулаган. Хәзер әлмәтлеләр дә белемнәрен киңәйтә алачак. http://www.almet-rt.ru
-
Лениногорск ничәнче, карагыз
Татарстанда, ВИЧ-инфекция очраклары, башка муниципаль районнар беллән чагыштырганда, Казан шәһәрендә, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт районнарында аеруча күп. Роспотребнадзорның 2016 елның 23 ноябренә булган мәгълүматларына караганда, ВИЧ-инфекция белән йогышлануның 100 мең кешегә нисбәттә иң зур күрсәткечләре түбәндәге муниципаль берәмлекләрдә: Бөгелмәдә 874 кеше исәптә тора (100 мең кешегә 792,2): Әлмәттә 1165 кеше исәптә...
-
Лениногорск мәчетендә үзенчәлекле балалар өчен бәйрәм була
Лениногорскиның "Ихлас" мәчете үзенчәлекле балалар өчен бәйрәм оештыра. Ул иртәгә сәгать 10 да башлана. Аниматорлар, аннан мәчет буйлап экскурсия һәм төшке аш оештырыла.
-
Җимеш белән кабартма пешерәбез
Камыр: 1 кг он, 2 ст сөт, 50 г атланмай, 1 ст шикөр комы, 2 йомырка, 30 г чүпрә, тоз. Эчлек: 200 әр г күрәгә һәм кара җимеш. Чүпрәне җылымса сөттә җебетеп, шикәр комы, тоз, атланмай, он өстәп камыр изәргә. Ике мәртәбә кабартырга. Суда торган күрәгә белән кара җимешне вак...
-
Лениногорскида Ринат Хәбибов иҗат кичәсен үткәрә
9 декабрьдә җырчы Ринат Хәбибов иҗат кичәсен үткәрәчәк. Ул балалар музыка мәктәбендә 15.00 сәгатьтә башлана.
-
Утын яруның заманча, бик уңайлы ЫСУЛЫ
Утын яру тәҗрибәсе белән Балтач районы Арбор авылыннан Фәрит Хәлиуллин уртаклаша. Ул аны телевизор караганда күреп алган. Утын пүләнен җиңел машинаның иске камерасы эченә кертеп урнаштырсагыз, утынны ярганда, ул аумый. Һәр селтәнгән саен бөгелеп, аны кире бастырасыгыз булмас, сугып кына өлгер. Агач пүләннәре кечерәк булса, берничәне куярга да була. Әлеге...