3 декабрь 2018 яңалыклары
-
Австралиядән Уфага кадәр… велосипедта
Веланджи Кулкарни дүрт ай ярым эчендә 25 мең чакрым юл үткән…
-
Кадастр исәбе һәм күчемсез милекне теркәү буенча "кайнар линия"
Кадастр исәбе һәм күчемсез милекне теркәү буенча Татарстан Росреестрының "кайнар линиясе" булышачак.
-
Лениногорскида кабул итү атналыгы тәмамланды
26 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр "Бердәм Россия"нең 17 еллыгына багышланган кабул итү атналыгы узды.
-
Кайсы балыкны күп ашарга ярамый?
Балык һәм диңгез продуктларының бер төрен көн саен ашасаң да ярый, ә менә кайберләреннән тыелып тору да зыян итмәс.
-
Азат Фазлыев гаиләсенә авыр сынау килгән: әниләренә трансплантация таләп ителә
Күңелсез хәбәр белән инстаграм аша Азат Фазлыев бүлешә: табиблар Азатның әнисенә куркыныч диагноз куйганнар.
-
Үзен начар хис иткән машина йөртүче алты машинаны бәрдерә һәм үзе хастаханәдә үлә
Казанда "Форд” машинасы йөртүчесе, үзен начар хис итеп, берничә машинаны бәрдергән һәм соңрак хастаханәдә үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганаклардан билгеле булды.
-
Кыш бабай Европага... кар сатарга тәкъдим итә!
Россиянең баш Кыш бабае карны банкаларга тутырырга һәм Европага «Кремльдән кар " маркасы астында сатарга тәкъдим итә. Бу хакта ул Мәскәүдә узган матбугат конференциясендә белдергән.
-
Лениногорск укучысы Аделина вокал номинациясендә - җиңүче
Казан шәһәрендә бөек драматург Кәрим Тинчурин тууына 131 ел һәм К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына 85 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Алар арасында лениногорскилы 11нче гимназия укучысы Аделина Зәгертдинова да бар.
-
Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзәнең хатирәләре
Хатирәләр димәктән, аларның ниндиләре генә юк. Сөенечтән елмаеп куя торганнары да, йөрәкне сыкратып күзгә яшь бәреп чыгара торганнары да... Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә дә апасын сагынып, яратып искә ала.
-
2020 елда ана капиталының күләме 470 мең сумга җитәчәк
Ана капиталы 2016 елдан соң беренче тапкыр 2020 елда индексацияләнеп, аның күләме 470 мең сумга җитәчәк. Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсына шулай дип белдерде.
-
Татар җәмәгатьчелеге шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Зәкуановны соңгы юлга озатты
Бүген татар җәмәгатьчелеге шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Зәкуанов белән бәхилләште. Озакка сузылган каты авырудан соң гомере өзелүе турында хәбәр кичә килеп иреште.
-
Республика Журналистлар союзының 100 еллыгы уңаеннан ветеран-журналист Римма Фәттахова истәлекләре белән уртаклаша
Ноябрь аенда Россиянең Журналистлар союзы 100 еллыгын билгеләп үтте, декабрьдә республика Журналистлар союзы оешуга бер гасыр вакыт уза. Соңгысында ярты гасыр инде Лениногорск һәм Татарстанның иң өлкән журналисты Римма Фәттахова әгъза булып тора. Күпләр аны “Заветы Ильича” һәм “Ильич васыятьләре” газетларында эшләгәне буенча беләләр. Бүген ул үзенең истәлекләре белән уртаклашты.
-
Казанда Элвин Грей концертына 9000 тамашачы килде
Татар-башкорт җырчысы Радик Юльякшин (Элвин Грей) Казанда 9 мең тамашачыга концерт куйды. "Татнефть-Арена" стадионында узган чарада, җырчыдан тыш, аның исемендәге лейблга кергән яшь башкаручылар да чыгыш ясады.
-
Россиядә самолетка смартфон буенча кертә башлаячаклар
Электрон талон кәгазь билетка тиңләштереләчәк.
-
Яңа эш атнасына йолдызлар нәрсә юрый
КУЧКАР (21.03-20.04)ларның сөйгәннәре белән мөнәсәбәтләре катлауланыр. Алай гына да түгел, хәтта мәхәббәт җепләре бөтенләйгә өзелергә мөмкин. Игътибарсызлык нәтиҗәсендә эшегездә ялгышлар китәр һәм җитәкче белән конфликт туар. Кайбер эшләрне берничә кат башкарырга туры килмәгәе.