4 март 2014 яңалыклары
-
Сугышлы укучысы экология буенча олимпиадада призлы урын алган
Сугышлы мәктәбенең IX сыйныф укучысы Алинә Зарипова XXII Бөтенроссия экология фәне буенча олимпиаданың региональ этабында катнашып, призлы җиденче урын алган. Казан шәһәрендә узган әлеге олимпиадада Алинә һәм аның укытучысы Фәния Әхмәтова Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
-
Лениногорск фермеры Мәскәүдән – съезддан кайтты
Безнең район фермеры Фәнзәт Хәбибуллинга мактаулы исем бирелде. Ул Мәскәүдә узган крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм Россия авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съездында катнашып кайтты. Анда Фәнзәт Хәбибуллинга "Россия Федерациясенең атказанган фермеры" исеме бирелгән. Күптән түгел улы - Азат Хәбибуллин Татарстан фермерлары делегациясе белән берлектә Финляндиядә булып кайтты. Алар анда бер атна...
-
Лениногорскилылар грек-рим көрәше буенча беренчеләр
Бөгелмә шәһәрендә грек-рим көрәше буенча үткән ярышта егетләребез уңышлы чыгыш ясады. Төрле авырлык үлчәмендә өч - беренче, ике - икенче, бер - өченче урын алдылар. Беренче урынга лаек булган көрәшчеләр: Динар Вәлиев, Сергей Чатуров, Раил Астафьев, дип хәбәр итәләр 3 нче балалар - яшсүмерләр спорт мәктәбеннән.
-
Лениногорск районы үзешчәннәре бәйгедә катнаша
Ивановка, Тимәш, Куакбаш, Зәй-Каратай һәм Яңа Чыршылы үзешчәннәре "Иҗат безнең тирәли" конкурсында катнашты, дип хәбәр итә мәдәният идарәсе. Баянчылар ансамбле чыгыш ясаган, милли җыр-биюләр башкарганнар, шулай ук театральләштерелгән күренеш, кулланма сәнгать үрнәкләре күрсәткәннәр. Хәзер бәйге башка авылларда дәвам итә.
-
Яңа Чыршылы халкына спектакль күрсәтәчәкләр
12 мартта Р.Шиһап исемендәге татар халык театры Яңа Чыршылы мәдәният йортында Х.Ибраһимовның "Нәфига ханым" спектаклен күрсәтә. Башлана 18.30 сәгатьтә.