4 март 2015 яңалыклары
-
Әтисе белән кызы "спайс" саткан
Татарстанның наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәткәрләре Чистайда күпләп "спайс" сату белән шөгыльләнүче 53 яшьлек ир-ат һәм аның 29 яшьлек кызын тоткарлаган. Оператив мәгълүматлар буенча, моңа кадәр геротн сату буенча хөкем ителгән әти кеше кызын да канунсыз бизнеска тартырга булган. Ир-ат үзе дә стажлы наркотик кулланучы. Беренчел фаразлар буенча, җинаять юлы...
-
Караклар авыл почта бүлеген баскан
Әлки районы Кошки авылында караклар төнлә ишектәге йозакны ватып, почта бүлеге бинасына кергәннәр һәм сатуга куелган товарларны урлап чыкканнар. Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьне кайнар эздән ачыклый алмаган. Тикшерү-эзләү эшләре дәвам итә, дип яза җирле басмасы.
-
Әлмәттә премия тапшырылды
Әлмәттә бирелә торган Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреатлары арасында безгә таныш кешеләр дә бар. Әлеге мәртәбәле бүләккә язучы Альберт Хәсәнов, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче Роза Сәлманова да лаек булды. Рафаил Төхфәтуллин премиясе Әлмәт шәһәр советы депутатлары карары белән 1994 елдан бирелә.
-
Лениногорск районы мәктәпләрендә шигырь бәйгесе
Белем йортыбызда татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый" дигән исем астында II-IX сыйныф укучылары өчен шигырь бәйрәме узды, дип хәбәр итә Лениногорск районы Тимәш мәктәбе сайты. Шагыйрьләребезнең Җиңүгә ышаныч тудыручы, дошманга нәфрәт хисе белән сугарылган иҗат җимешләре укучылар тарафыннан бик матур...
-
43 яшьлек хатын-кызга 28 тапкыр чәнчегәннәр
Узган атнада Әгерҗе районында коточкыч җинаять кылынган. Бер гаепсез хатын-кызга һөҗүм итеп, аның гомерен куркыныч астына куйган - 28 тән җәрәхәте ясаган кешеләр тоткарланган. Тикшерү фаразлары буенча, вакыйга болайрак була. Удмуртиядән килгән 29 яшьлек һәм 18 яше тулганчы ук кеше талап, кибет басып, моңа кадәр дә 3,5 елга ирегеннән мәхрүм...
-
Лениногорскида һава торышы
4 март көнне, аяз көн. Температура иртән -8, көндез -1, кич һәм төнлә -10 -11 градус булачак, дип фаразлый синоптиклар. 5 март көнне Лениногорскида аяз көн. Иртән һәм көндез -9 -3, кич һәм төнлә -10 -12 градуска кадәр салкын булачак.