4 апрель 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилыларны нинди һава торышы көтә?
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 4 апрельдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада вакытлы явым-төшемнәр - яңгыр, урыны белән җепшек кар явачак. Көньяк-көнбатыштан искән җил, тизлеге секундына 15-17 метрга җитеп, көчәергә мөмкин. Татарстанда көндезге уртача һава температурасы 2-7 градус җылы булачак. Казанда 2-5 градуска...
-
Ике яшүсмер кыз алтынчы каттан сикергән
Кичә төзелеп бетмәгән күпкатлы йорт янында ике 13 яшьлек кызның гәүдәләрен табалар. Тула шәһәренең Пролетарский районында булган бу фаҗига уңаеннан тикшерү бара. Алдан булган мәгълүматларга караганда, кызлар йортның 6 нчы катыннан сикергәннәр. http://www.almet-rt.ru/
-
Лениногорскта онкологиядән үлүчеләр арткан
Соңгы елларда Лениногорскта яман шештән үлүчеләр исәбе арта. Статистика күрсәткәнчә, һәр 8нче хатын-кыз гомер дәвамында күкрәк бизе рагы белән авырып китә, һәр 6нчы ирдә - простатик биз рагы табыла, һәр 40нчы кеше онкологик диспансер пациентына әверелә. Лениногорск районы буенча онкологиядән үлүчеләр исәбе 21 процентка арткан. http://intertat.ru/