4 апрель 2017 яңалыклары
-
Лениногорскида "Татарча солянка" була
Киләсе атнада шәһәребезнең Мәдәният сараенда "Язгы моңнар" дигән татарча солянка концерты булачак. Төгәлрәге 12 апрель көнне, сәгать 19.00да. Анда ИлСаф, Резедә Шәрәфиева, Виталий Агапов һәм башка популяр җырчылар катнашыр дип көтелә. Билетлар 350-500 сумнан сатыла.
-
Лениногорскилылар, язгы модада нәрсәләр булуын белә аласыз
Быел модага ирекле стиль керә. Бу, иң беренче чиратта, уңайлылык дигән сүз. - Өске кием язгы салкыннан сакларга тиеш. Матур булып күренәм дип, туңып, кызыл борын белән йөрү модада түгел. - Нәфис пәлтә, плащ модага керә. Куртка ачык төстә булырга тиеш. Моның өчен яңа кием алу мәҗбүри түгел, өс-башны ачык...
-
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика Премьер-министры отставкасына мөнәсәбәтен белдерде
"Илдар Халиков отставка сорап күп еллар дәвамында бергәләп тормыш мәктәбен узган кешегә - республика Президентына мөрәҗәгать итте. Бу уйланылган карар дип ышанам. Татфондбанк белән килеп чыккан хәлләрнең дә бу адымга этәргән булуы мөмкин, - диде Татарстан парламенты башлыгы. - Дәүләт Советы Президенттан Хөкүмәт каршында торган мәсьәләләрне хәл итү эшенә оператив...
-
“Бәкер”дә Фаяз Ибраһимов исемендәге фестиваль узды (фотолар)
Шифаханәнең җыр-сәнгатькә осталары бу көнне бергә - бер сәхнәгә җыелды. Алар "Ул - сәхнә кешесе" дигән Фаяз Ибраһимов исемендәге үзешчән-сәнгать фестивалендә үзара көч сынашты - талантларын күрсәтте. Аларга бәяне жюри рәисе булган республиканың мәдәният министры Айрат Сибагатуллин үзе бирде. Катнашучыларның һәрберсенә Мактау Грамоталары, кыйммәтле бүләкләр бирелде. Әлеге фестивальне уздыру уе...
-
Лениногорскида "Талантлар фестивале" узды (фотолар)
31 көнне шәһәрнең Мәдәният сараенда "Талантлар фестивале" исемле иҗади конкурс узды. Анда "Татбурнефть" оешмасының структура бүлекчәләре катнашты. Командалар бию, җырлау, акробатика, пантомима һ.б. сәнгать өлкәләрендә көч сынаштылар.