4 май 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилы ханым 5 тәүлеккә кулга алынган
500 сумлык штрафын вакытында түләмәгән өчен суд приставлары хатынны җаваплылыкка тарткан. Бурычлы бу хакта кисәтелсә дә, таләпне үтәмәгән. Нәтиҗәдә Лениногорск шәһәре суды хатынны гаепли дип таныган. Шулай итеп элеге ханым 500 сумлык штраф өчен 5 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән.
-
"КРУАССАН" пешерәбез
Кирәк: 500 мл кефир, 200 г атланмай, 1 йомырка, 1әр чәй кашыгы тоз һәм коры чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр, 4 стакан он, өчтән бер стакан үсмелек мае. Чүпрәне җылы кефир, тоз һем шикәр белән болгатып, 5 минут тоталар. Кәстрүлдә атланмайны эретәләр, шуна йомырка сытып туглыйлар, чүпрәле кефирны, он, үсемлек...
-
Кая бара бу дөнья – кырыгалдарлар чәчү барышында да баеп калырга тырыша
Бу юлы кырыгалдарлар ятьмәсенә ашлама сатып алырга җыенган эшмәкәр эләгә. Интернет челтәрендә ашлама сату турында игълан күреп алган авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчесе телефон аша "сатучы" белән элемтәгә керә. Бары да килешенгәч, җитәкче кеше "сатучының" исәп-хисап счетына 400 мең сум акча күчерә. Шундук соңгысының телефон номеры "яшәүдән туктый", ә игълан сайттан...
-
Су кызы 10 минут кына яшәп калган
Һиндстанда 22 яшьлек бер хатын русалка синдромы белән бала тапкан. Яңа туган сабыйның аяклары тоташып, су кызыныкыдай балык койрыгын хәтерләткән. Гинеколог Вандана Ария сүзләренә караганда, мондый очрак медицинада сирәк очрый. Сабыйның өске өлеше сау-саләмәт булса да, билдән астагы әгъзалары җитлекмәгән була. Шуңа да бала 10 минуттан соң үлә. УЗИ тикшерүе...
-
Лениногорскилылар өчен 9 майга бәйрәм программасы
9.00 - "Мәңгелек ут" янында митинг. Парад, бизәлгән автомобильләр һәм "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар уза. Үзәк мәйданда 9.30 -театральләштерелгән тамаша, бәйрәм концерты. 10.00 - Кыр кухнясы эшли, балалар сәнгать мәктәбе шәкертләре рәсемнәр күргәзмәсе, балалар мәйданчыгы. 12.00 - балалар иҗат коллективлары чыгышы. 13.30 - 14.30 - "Надежда" ветераннар хоры, шәһәр һәм...
-
Татарстанда яшәүче 80 меңнән артык кеше “Үлемсез полк” акциясенә кушылачак
Бөтенроссия акциясенә 9 нчы майда 15 сәгатьтә старт биреләчәк. Татарстанда яшәүче 62 меңгә якын кеше һәм Казанда яшәүче 20 меңләп кеше 9 нчы Майда "Үлемсез полк" акциясендә катнашырга ниятли. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды. ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, колонна сәгать 14.00 дә тезелә...
-
Чирмешәндә яшәүче берәү авылдашын атып үтергән
3 май көнне район үзәгендә яшәүче ир-ат үз гаражында авылдашын атып үтерә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, фаҗига иртәнге сәгать җидедә була. Әлеге җинаятьтә шикләнелгән район ир-ат кулга алынган. Фаҗига ике арада килеп чыккан бәхәс аркасында булган,...
-
Унитаздан елан чыккан. Чит илдә түгел
Күпкатлы йортның бер фатирында яшәүчеләр өйләрендә елан күреп шаккатканнар. Бу хәл Санкт-Петербургта була. Баксаң, елан санузелдан чыккан һәм телевизор карап утыручы хуҗаларга ыслый башлаган. Куркып калган хуҗалар коткаручыларны чакыртканнар. Алар килеп тузбашны сачок ярдәмендә тоткан һәм ветеринария клиникасына алып киткән. Елан бер катка өстәге фатирда яши торган булган. Песиләре террариумның...
-
Лениногорскилылар язда иң кыска эш атнасын башлады
Җиңү көнен бәйрәм итү белән бәйле рәвештә, өч көн рәттән ял көтә Бүген лениногорскилылар өч көнлек эш атнасын башлады. Беренче май бәйрәмнәреннән соң, республика предприятиеләре хезмәткәрләренә чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга гына эшләргә туры киләчәк. Аннары Җиңү көнен бәйрәм итү белән бәйле рәвештә, татарстанлыларны өч көн рәттән ял көтә 9 май...
-
Май аена йолдызлар фаразы
2016 елның май ае барлык йолдызлыклар өчен дә күркәм вакыйгаларга һәм файдалы, сөенечле эшләргә бай булачак. Май - ниһаять организмның уянган чоры, шуңа күрә бу ай бик күпләргә куйган максатларына ирешергә ярдәм итәчәк. Май аенда гаилә корырга, мөһим эшләр башкарырга ярамый, дигән сүзләрнең чын әкият булуын да истән чыгармагыз! Кучкар....
-
Вертолет һәлакәткә очрады
Камчаткада Robinson R44 вертолеты һәлакәткә очраган. Вертолет төшкән урында өч кешенең үле гәүдәсе табылды. Вертолет бортында башка кешеләр булмаган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Алдан тикшерүләр буенча вертолет экипажы хәрәкәт маршрутын бозган. http://www.almet-rt.ru
-
Тагын яңгыр көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 4 май көнне аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Иртән һәм көндез 12-15 градуска кадәр җылы булачак. Көн дәвамында урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. http://intertat.ru
-
Хәерле иртә! Уңышлы көннәр сезгә!