4 июнь 2015 яңалыклары
-
Түбән Чыршылыда кичке Сабантуй була
Ул иртәгә 5 июнь көнне 15.00 сәгатьтә башлана. Фирдүс Тямаев та киләчәк, диләр. Килегез! Күрегез! Рәхәтләнеп күңел ачыгыз!
-
Лениногорскида биш айда 26 авария булган
Быелның 5 ае эчендә Лениногорск районы территориясендә 26 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Анда 34 кеше яраланып, ике кеше үлгән. Былтыр шушы чор белән чагыштырганда, юл һәлакәтләре 23,8 процентка арткан. Шәһәрдә - ун, районда уналты юл һәлакәте теркәлгән. Районда аварияләрнең артуы күзәтелә: былтыр шушы чорда унау булган. Быел районда булган 16 юл...
-
Минзәлә районында, “Киа” һәм “КамАЗ” бәрелешү нәтиҗәсендә, 4 кеше үлгән
Аларның берсе дә куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган Бүген төнге сәгать 1.10да Минзәлә районында, төгәлрәге Мәскәү - Уфа юлының 1101нче чакырымында, "Киа" автомобиле белән идарә иткән 1982 елгы ир-егет, каршы як юлга чыгып, "КамаАЗ" белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, "Киа" автомобиле йөртүчесе, шулай ук салондагы пассажирлар - 1979 елгы ир-ат, 1996 нчы елгы...
-
Балалар лагерьга китә
Шушы көннәрдә 220 бала "Ландыш" лагерена ял итәргә китте, алар анда өч атна булачак. "Юбилейный"га әти-әнисе 190 малай һәм кызны озаткан. Алар анда егерме бер көн булып, 24 июньнән икенче смена башлана. Табигать кочагында ял итеп, көч туплап кайтсыннар, дип телик.
-
Печән әзерли башладылар
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә печәнгә төштеләр. Дөрес, көннәр кызу тормау сәбәпле, ныклап керешергә ирек бирми. Әлегә печән әзерләүдә "Сатурн-Урал" һәм "Спартак агрофирмасы" хезмәтчәннәре эшли. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, 4 июнь көненә күпьеллык үләннәр 190 гектарда - печәнгә, 60 гектарда сенажга чабылган.
-
Мордва-Кармалкада "Балтай” бәйрәме була
7 июнь көнне Мордва-Кармалка авылында мордваларның "Балтай" республикакүләм бәйрәме узачак. Ул иртәнге сәгать 10.00 да башланып, көне буе дәвам итәчәк. Биредә төрле фольклор коллективлары чыгыш ясаячак, милли ашлар күргәзмәсе, милли уеннар оештыралачак. Авыл урамнары буенча яфраклар белән бизәлгән "Аю" йөреп, кунакларны коедан алынган изге су белән коендырулы бик күңелле бәйрәм...